Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:02

Ел ярым эчендә бу инде Франциядә өченче зур теракт. Ниццада корбаннар арасында балалар күп.

Ниццада 84 кешене таптап үтергән йөк машинасы йөртүчесе коралдан ут ачканнан соң полиция хезмәткәрләре тарафыннан атып үтерелгән. Һәлак булучылар арасында балалар бик күп. 100дән артык кеше яраланган, аның 18нең хәле авыр.

Русия туриндустрия берлеге мәгълүматларына күрә, корбаннар арасында бер русияле бар, тагын берсе яраланган.

Франс Пресс агентлыгы тикшерүгә якын чыганакка таянып йөк машинасында уку гранатасы һәм берничә ясалма корал булган дип хәбәр итә. Шулай ук чыгышы белән Тунистан булган 31 яшьлек Ницца кешесе документлары табылган.

Франция президенты Франсуа Олланд булган хәлне теракт дип атады. Җомгага каршы төндә телевизион мөрәҗәгатьтә корбаннарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.

Ниццада барлык җәмәгать чаралары туктатылган, пляжлар ябылган.

Әлегә бер генә террор оешмасы да бу җинаять өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады.

2015 елның ноябрендә Франциядә кертелгән гадәттән тыш хәл режимы вакыты 26 июльдә чыга. Олланд аны тагын өч айга озайту турында игълан итте.

XS
SM
MD
LG