Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 34 генерал, 6 меңләп кеше тоткарланды


Төркиядә гаскәр фетнәсе омтылышында катнашуда гаепләнеп армиянең 34 генералы кулга алынды.

Кулга алынганнарның берсе – Ирҗирлек хәрби һава аланы башлыгы, генерал Эркин Ван. Бу турыда якшәмбе көнне Төркиянең хөкүмәт вәкиле белдерде.

Инҗирлек базасын Сүриядәге "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркемгә каршы һава һөҗүмнәрендә катнашучы АКШ һәм башка илләрнең хәрбиләре куллана.

Төркия хакимиятләре хәрби бүлекләрне тикшереп фетнәгә катнашы булырга мөмкиннәрне тоткарлый. Төркиянең TNV каналы белдерүенчә, төрле гаскәрләрдән барлыгы 34 генералның кулга алынган.

Төркиядә барлыгы 6 меңләп кешенең кулга алынуы хәбәр ителә.
Төркия юстиция министры Бәкер Боздаг әйтүенчә, фетнәчеләрне ачыклау һәм тоткарлаулар дәвам итә

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган фетнә омтылышы өчен җаваплы "вирус"ны чистарту дәвам итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG