Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Казанга килде


Кирилл Татарстан сәфәрен Каеп авылында Державинга һәйкәл ачудан башлый.

Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Казанга килде. Һава аланында аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Дмитрий Бабич һәм митрополит Феофан каршы алды.

Һава аланыннан Кирилл Гавриил Державинның туган ягына Лаеш районы Каеп авылына китте. Анда ул чиркәү янында һәйкәл ачуда катнашачак. Шуннан Зөя утравында "Всех скорбящих радость" чиркәвендә гыйбадәт кылуны алып барачак. Шулай ук патриархның мөселманнар җитәкчелеге белән очрашуы каралган.

21 июльдә Кирилл Благовещен чиркәвендә гыйбадәт кылу оештырачак. Аннары әлеге чиркәүдән башлап Богородицкий монастырьга кадәр тәре йөреше узачак. Шунда ук Казан изге ана иконасы чиркәвенә нигез ташы салыначак. Православ риваятькә караганда икона 1579 елның 21 июлендә табылган, имеш.

Моңа кадәр әле Урыс православ чиркәве патриархы Татарстанга килергә җөрьәт итмәгән иде.

Күптән түгел Кирилл Башкортстанда да булып китте. Ике көнлек сәфәр вакытында ул республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашырга, республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимов муенына тәре тагарга да өлгерде.

XS
SM
MD
LG