Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамодан чыккач Равил Минһаҗев Британиягә күчәргә мөмкин


Равил Миңһаҗевнең хәрби хезмәттә булганда төшкән фотосы
Равил Миңһаҗевнең хәрби хезмәттә булганда төшкән фотосы

АКШ президенты Барак Обама тәкъдиме белән төзелгән Шура Минһаҗевны иреккә чыгару карарын кабул итте.

Гуантанамо төрмәсеннән азат ителәчәк Равил Минһаҗев гаиләсе янына Британиягә күчәргә мөмкин. Бу хакта Азатлыкка Минһаҗевның әнисе Зөһрә Вәлиуллина хәбәр итте.

"Мин Британиядә яшәүче оныгым белән дә телефоннан сөйләшеп торам. Мөселманнарга Британиядә мөнәсәбәт яхшы дип әйтә ул, телефоннан сөйләшкәндә азан тавышлары да ишетелә", ди Зөһрә ханым.

АКШ президенты Барак Обама тәкъдиме белән төзелгән Шура Минһаҗевны иреккә чыгару карары кабул итте. Бу хакта Associated Press белдерде. Әлеге Шура гаепләү белдерелмәгән тоткыннарның ил иминлегенә куркыныч тудыру-тудырмауларын бәяли.

Комиссия Минһаҗев эшен карап, тоткарлауга сәбәп булган хәлләргә карата аның "җитәрлек дәрәҗәдә" ачылып сөйләмәвенә борчылу белдерә. Комиссия документында Минһаҗевның "яңадан террор эшчәнлек белән шөгыльләнергә теләмәве, АКШны дошман итеп күрмәве" дә әйтелә.

Зөһрә Вәлиуллина
Зөһрә Вәлиуллина

Зөһрә ханым улының азат ителәчәге турында 26 июль ишеткән. Аңа Русиянең Ангарски шәһәрендә яшәүче сеңлесе Динә, радиодан ишетеп, хәбәр иткән. "Мин бу карарны айдан артык көттем, комиссия улымның эшен 21 июньдә караган иде. Гадәттә миңа АКШтан хокук яклаучылар айга бер тапкыр чыга һәм алар улым белән булган хәлне аңлата. Бер ай узды, хәбәрләре әлегә күренми", ди Вәлиуллина.

Аның сүзләренчә, Равил белән сөйләшкән вакытта алдан улы, бәлки, берәр мөселман иленә китәрмен, мөгаен Катарга, дип тә әйткән булган. "Хокук яклаучылар Равилне гаиләсе белән кушу өчен Британия хөкүмәтенә хат та язган иде. Әлегә нинди карар булганын белмим", ди Вәлиуллина.

Мәгълүмат чаралары Минһаҗевның азат ителү хәбәре белән танышканын һәм Гуантанамодан китәр алдыннан аш мәҗлесе үткәрергә җыенганын да яза.

АКШның Кубадагы Гуантанамо төрмәсендә террорчылыкта шикләнелгәннәр һәм гаепләнгәннәр тотыла. Быел 23 февральдә АКШ президенты Барак Обама Гуантанамоның ябылачагын белдерде. Анда Равил Минһаҗев та утырды. Аңа бернинди гаепләү белдерелмәде. Алдан Минһаҗев азат ителгән очракта Русиягә кайтырга теләмәвен әйткән иде.

1995 елдан Новый поселогындагы Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган хәрби бүлектә азык-төлек келәте башлыгы булып эшләгән Миңһаҗев 1999 елда, әнисе сүзләренчә, гариза язып эштән китә. Җәмәгате һәм бер яшьлек улы белән алар 2000 елда Таҗикстанга килеп урнаша. Ике айдан ул гаиләсен Русиягә җибәрә. Башта Әфганстан чиген үтеп чыга.

Минһаҗев 2001 елда Пакстанда Әфганстан качаклары белән бер йортта тотыла. Ул йортта элек "Әл-Каидә" вәкилләре яшәгән булган дип белдерелде. Минһаҗев 2001 елда Пакстанда Америка гаскәриләренә тапшырыла. Шуннан соң ул Куба утравындагы Гуантанамо төрмәсенә китерелә.

XS
SM
MD
LG