Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: Югалган кырымтатарлар фотокүргәзмәсе Украина илчелекләрендә үтәчәк


Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев югалган кырымтатарлар фотокүргәзмәсе Русия оккупацияләгән Кырымда кеше хокуклары бозылуга игътибар җәлеп итәчәк дигән фикердә.

Хәбәрсез югалган кырымтатарларга багышланган фотокүргәзмә 28 июль көнне Украинаның Тышкы эшләр министрлыгы бинасында ачылды. Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев фикеренчә, бу фотокүргәзмә Русия оккупацияләгән Кырымда кеше үокуклары бозылуга чит дәүләтләрнең игътибарын җәлеп итәчәк.

"Бертуктаусыз кеше хокуклары бозылуга, өркетүгә һәм кешеләр югалуга башка дәүләтләр илчеләренең игътибарын җәлеп итү максатында күргәзмәне төрле дипломатик оешмаларда күрсәтергә җыенабыз", дип белдерә Җәмилев матбугат хезмәте.

Мостафа Җәмилев фотокүргәзмә белән таныша
Мостафа Җәмилев фотокүргәзмә белән таныша

Күргәзмә "Русия Кырымны оккупацияләгәч хәбәрсез югалганнар һәм һәлак булганнар" дип атала. Ул Кырымтатар ресурс үзәге, Кырымтатар Мәҗлесе, Украина Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан Европада демократия фонды ярдәме белән оештырылды.

Украина Мәгълүмат сәясәте министры урынбасары Эмине Джеппар узган атнада Русия аннексияләгән Кырымда 24 сәяси тоткын бар, хәбәрсез югалганнар – 16, һәлак булганнар – унау, дип белдерде. Хокук яклаучылар да бу хакта әледән-әле белдереп килә. Алар Кремльдән репрессияне туктатуны сорый, әмма Мәскәү контролендәге Кырым хакимиятләре кырымтатарларга басым юк дип белдерә.

XS
SM
MD
LG