Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рио-де-Жанейрода Җәйге Олимпиада башланды

Олимпиада ачылыш тантанасыннан күренеш
Олимпиада ачылыш тантанасыннан күренеш

Олимпия уеннарында 10 меңнән артык спортчы катнаша

Рио-де-Жанейроның "Маракана" стадионында 2016 елгы җәйге Олимпиада уеннарының рәсми ачылышы үтте.

Ачылыш тантанасы Бразилия тарихына багышланды. Башта джунглиларда җирле халыкларның барлыкка килүе күрсәтелде. Аннары Европадан бу төбәккә килүче португаллар җанландырылды. Әлеге сәхнәләр Бразилия милли музыкасы белән үрелеп барды. Бервакыт стадион дәү карнавалны хәтерләтә башлады. Анда мең ярым биюче чыкты.

Олимпиада ачылышы

1/13
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
АКШ спортчылары
2/13 АКШ спортчылары
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тантанада Бразилия топ-моделе Жизель Бундхен катнаша
3/13 Тантанада Бразилия топ-моделе Жизель Бундхен катнаша
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
 Украина спортчылары
4/13  Украина спортчылары
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Косово спортчылары
5/13 Косово спортчылары
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Тамашачылар спортчыларны сәламли
6/13 Тамашачылар спортчыларны сәламли
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
7/13
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Пакстан спортчылары
8/13 Пакстан спортчылары
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Әфганистан спортчылары
9/13 Әфганистан спортчылары
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
10/13
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Согуд Гарәбстаны спортчылары
11/13 Согуд Гарәбстаны спортчылары
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Допинг җәнталыннан соң Русиянең 271 спортчысына Рио-де-Жанейрода чыгыш ясау рөхсәт ителде
12/13 Допинг җәнталыннан соң Русиянең 271 спортчысына Рио-де-Жанейрода чыгыш ясау рөхсәт ителде
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
13/13
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

Олимпиада дәвамында 206 ил такымнары, аларга кушылган качак спортчылар такымы 40тан артык спорт төрендә көч сынашачак.

Әлеге җәйге Олимпиада рәсми рәвештә 31нче булып санала. Ләкин чынлыкта ул 28нче генә. Чөнки 1916, 1940 һәм 1944 еллардагы Олимпия уеннары Дөнья сугышлары аркасында үткәрелмәгән.

​
XS
SM
MD
LG