Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов: "Чуашстанда демократия өчен көрәшергә әзер эшкуарлардан яхшы гына төркем тупланган"


Михаил Касьянов чыгыш ясый
Михаил Касьянов чыгыш ясый

Михаил Касьянов Чабаксарга килеп, ПАРНАС фикердәшләре, эшкуарлар һәм интеллигенция вәкилләре белән очрашты.

Җомга Чуашстан башкаласында Халык иреге фиркасе (ПАРНАС) лидеры Михаил Касьяновның матбугат конференциясе узды. 100 кеше сыйдырышлы зал ПАРНАС фикердәшләре, җирле интеллигенция вәкилләре, эшкуарлар белән тулды.

Касьянов туктаган кунакханәне аның эшчәнлегенә каршы чыгучылар чолгап алган булса да (барлыгы 35 кеше), алар конференциягә зыян китерә алмады: ПАРНАС лидеры отельгә бер көн алдан килеп урнашты, керүдә полиция, сак хезмәте һәм фирка активистлары кизү торды.

Михаил Касьянов белән очрашу
Михаил Касьянов белән очрашу

Матбугат очрашуында иң элек Дәүләт Думасына сайланырга теләгән җирле ПАРНАС вәкилләре – Владимир Майоров белән Дмитрий Семёнов чыгыш ясады. Алар сайлауларда Чуашстанның Чабаксар һәм Канаш бер мандатлы бүлгеләреннән катнашачак. Соңыннан Михаил Касьянов җыелган халык каршына үзе чыкты.

Ике сәгать ярым дәвам иткән очрашуда төрле, шул исәптән шактый кискен сораулар да бирелде. Касьянов барысына да бик итәгатьле генә җавап кайтарды. Аның сүзләренчә, Чуашстанда "демократия өчен көрәшергә әзер булган яшь, батыр, позитив эшкуарлардан яхшы гына команда тупланган".

XS
SM
MD
LG