Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рифкать Миңнеханов Татарстан ЮХИДИ башлыгы вазыйфасыннан китә


Татарстан ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов
Татарстан ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт испекциясе башлыгы вазыйфасын башкаручысы итеп 40 яшьлек Ленар Габдурахманов билгеләнде.

Рифкать Миңнеханов Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт испекциясе башлыгы вазыйфасыннан китә. Бу турыда ул үзе матбугат очрашуында хәбәр итте.

Миңнеханов әйтүенчә, вазыйфадан китү турында ул инде күптән карар кылды, тик бу турыда хәбәр итәр өчен дәүләт инспекциясенең 80 еллык юбилеен узуын көткән.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт испекциясе башлыгы вазыйфасын башкаручысы итеп 40 яшьлек Ленар Габдурахманов билгеләнде. Ул моңа кадәр республика Эчке эшләр министрлыгының юл патруле хезмәте башлыгы иде.

XS
SM
MD
LG