Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:53

Казан Аксакаллар шурасы Татарстан президентыннан Әрхәрәй дачалары урынын тыюлык итүне сорап мөрәҗәгать кабул иткән. Тарихчы Рәшит Галләм әйтүенчә, әлеге урын Казан епархиясенә күчеп бетсә, бу татарлар өчен зур югалту булачак.

Казан шәһәре Аксакаллар шурасы үзенең чираттагы утырышында Урта Кабан калкулыгында урнашкан Кабан шәһәрлеге биләмәсенең тарихи җирлегенә, аерым алганда Әрхәрәй дачаларына хакимият һәм дә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән мөрәҗәгать кабул иткән. Азатлыкка шураның рәисе Рәүф Ибраһимов белдерүенчә, аларга тарихи урыннарының берсе – Болгар вә Казан ханнарының резиденциясе Кабан шәһәрлеге уртасында урнашкан чиркәүне төзекләндергән вакытта соңгы кабер ташларын бульдозер белән чокырга төртеп төшергәнлекләре мәгълүм булган.

"Кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган халкыбызның бүгенге тарихи ватаны Татарстаныбызга дөньякүләм җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү йөзеннән Урта Кабан калкулыгында урнашкан Болгар вә Казан ханнары ял иткән тарихи җирлекне һич кичекмәстән Казан Кирмәне рәвешендә тыюлык буларак дәүләти дәрәҗәдә карар кабул итү һәм каберлекләрне табып ташларны да кую зарури дип саныйбыз", ди Ибраһимов.

Алар әлеге мөрәҗәгатьне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт шурасының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка җитәкче, дин әһелләренә җибәргән.

"Ошбу тарихи җирлегебезнең язмышы Зөя утравындагы Әмир авылы язмышына дучар ителүе – юкка чыгарылуы бик мөмкин. Җирлек инде Казан епархиясе карамагына бирелгән. Авыл хуҗалыгы фәнни институтының ике бинасының берсен инде тартып алганнар да түбәсенә тәре куйганнар. Шуннан чиркәү тирәсендә бульдозер соңгы кабер ташларын да юк иткән.

Бүгенге көндә резиденция җирлегендә фәнни институтның бер бинасы урнашкан. Уртасында чиркәү һәм дә шул ук территориядә мөселман зираты да бар. Соңгы мәет 2015 елның ноябрь аенда җирләнгән булган", ди Рәүф Ибраһимов.

2012 елда инде Тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф та бу мәсьәләдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде, әмма нәтиҗәсе булмаган.

"Миңа кадәр мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб та язды инде, галим Альберт Борханов казу эшләре алып барды. Анда төрбәләр дә бар. Чиркәү нигезендә кабер ташлары ята. Аның инде чиркәвен яңартып та куйдылар бугай.

Бу Казан ханнары ял иткән урын, аны Сөембикә бакчасы дип тә әйтәләр. Бу риваятьләр генә, әмма фактта аның шәһәр икәнлеге, зираты, язулы кабер ташлары барлыгы инде археологик казу нәтиҗәләре күрсәтә. Бу фәнни өлеше”, ди Гариф.

Тарихчы Рәшит Галләм әлеге урынны тарихи-мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертергә кирәк дип саный.

​"1997 елда галим Альберт Борһанов казу эшләре алып барганда, монда үлән, агачлар үсеп утырса, хәзер бу урын җыештырылган һәм төзелеш өчен әзерләнгән. Кайбер эшләр башкарылган да инде: бу бинада тәрәзәләр алмаштырылган, штукатурларны яңарту эшләре башланып киткән. Моны күрәсең инде Казан митрополиясе башкара.

Әгәр бу җир тулысынча Казан епархиясе кулына күчеп бетсә бик кызганыч, чөнки бу татар халкына һәйкәл булудан юкка чыга дигән сүз. Инде археологларга керү мөмкин булмаячак. Аннары моны мәдәни зона итүдән дә колак кагачакбыз", диде Галләм.

Берничә ел элек татар иҗтимагый үзәге бу үтенеч белән Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә дә барган булган.

“Татар җәмәгатьчелеге үз вакытында зур итеп ул урында мөселман зираты һәм мөселман дини биналары булган дип истәлек ташы да куйган иде. Мин бу мәсьәләне ике ел элек диния нәзарәтенә барып күтәргән идем. Аларга: “Урыс чиркәве йоклап ятмый. Сез авызыгызны ачканчы, алар империя күзлегеннән карап, талап, бу җирне үзләштереп тә куячаклар”, дип әйттем. Ләкин алардан бу хәлгә бернинди дә реакция булмады. Илдус Фәизне мөфти итеп куйгач та, бу мәсьәлә белән аның янына бардык. Хат та яздык. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче кеше булмады”, диде Галишан Нуриәхмәт.

Хәзер "Әрхәрәй дачалары" дип аталган элек татар зираты булган урынның тарихына күз салсак, бу урын Казанның Урта Кабан өлешенә урнашкан.

“Ул 10 гектарга якын җир. Мөселман зираты анда XIII гасырда ук булган. Ул кабер ташлары чиркәү, монастырь биналары нигезе һәм диварлар өчен төзелеш материаллары сыйфатында кулланылган”, диде элегрәк Айрат Хәтмулла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG