Accessibility links

"Башнефть" хиссәләре "Роснефть" хосусыйлаштырылганнан соң сатылачак


Икътисадчылар фикеренчә, "Башнефть" хосусыйлаштыруын билгесез вакытка күчерү ширкәт хиссәләренә генә түгел "Роснефть" һәм "Сбербанк"ка да тәэсир итәргә мөмкин.

Русия хөкүмәте "Роснефть"нең дәүләткә караган 19,5% хиссәләрен сатканнан соң гына "Башнефть" ширкәтен хосусыйлаштыруны хәл итәчәк. Бу турыда беренче вице-премьер Игорь Шувалов белдерде.

"Башнефть"нең хосусыйлаштырылуы билгесез вакытка күчерелгәч, ширкәтнең хиссә бәяләре 10 проценттан артык төште. Әлеге хәбәр "Роснефть"кә дә тәэсир итте. Бүген иртән әлеге ширкәт хиссәләренең бәясе дә әкренләп төшә башлады.

“Башнефть”не хосусыйлаштыруны соңрак вакытка күчерү турындагы карарны Русия премьеры Дмитрий Медведев чыгарды. Аны президент та хуплаган.

“Коммерсант” язуынча, сатуны кичектерү “ЛУКОЙЛ” белән "Роснефть”нең “Башнефть” өчен көрәш нәтиҗәсендә хөкүмәт һәм президент даирәсендә барлыкка килгән каршылыклар аркасында булырга мөмкин. Хосусыйлаштыру кичектерелүен Башкортостан башлыгы Рөстәм Хәмитов та сораган икән.

“Башнефть”нең 50 процентын + 1 хиссәсен “стратегик оешмалар” исемлегеннән чыгару турындагы карарны Владимир Путин 2016 елның 12 маенда имзалаган иде.

XS
SM
MD
LG