Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте пенсия арттыруны сайлаулар алдыннан бер тапкыр түләүләргә алыштырырга мөмкин


2016 елда Русиядә пенсияләр нибары 4 процентка гына артты.

Сентябрьдәге сайлаулар алдыннан пенсияләрне арттыру урынына Русия хакимияте бер тапкыр түләү белән генә котылырга уйлый. Бу хакта “Ведомости” газетасы ике федераль түрә сүзләренә таянып яза. "Хакимиятнең индексация өчен быелга акчасы бар, ә менә 2017 елга –юк, шуңа күрә бер тапкыр түләү – яң яхшы юл", - дип аңлата алар. Ничек кенә булмасын, пенсияләрне арттыру яки бер тапкыр түләүләр турындагы карарны Русия президенты яки Хөкүмәт башлыгы кабул итәргә тиеш.

Элегрәк Дмитрий Медведев, 2016 елда икенче тапкыр пенсияләр акчасын арттыру-арттырмау карары илнең беренче ярты еллыктагы икътисади хәленә карап кабул ителәчәк, дип белдергән иде. Май ахырында исә Кырымда бәяләрнең югары, пенсияләрнең җитмәслек булуына зарланучыларга хөкүмәт башлыгы акча булмавын җиткерде һәм бирешмәскә кушып яхшы кәеф теләде.

2016 елда Русиядә пенсияләр 4 кенә процентка артты. Аларны тагын бер тапкыр индексацияләүне сайлауларга кадәр кичектереп торганнар иде.

XS
SM
MD
LG