Accessibility links

Уфада “Мөслим-сити” проектыннан ваз кичәргә булдылар


"Мөслим-сити" проекты
"Мөслим-сити" проекты

Урыс православ чиркәвенең Башкортстан митрополиясе “Мөслим-сити” комплексын төзергә юл куймауны сорап язган хатына шәһәр хакимияте уңай җавап бирде.

"Мөслим-сити" проекты Уфада тормышка ашмаска мөмкин. Моның сәбәбен Уфа шәһәр хакимияте башлыгының урынбасары Александр Филиппов “Мөслим-сити”нең җәмәгать тыңлауларында яклау тапмавы белән аңлатты. Шул ук вакытта Филиппов “карар кылганда митрополит фикере дә һичшиксез исәпкә алыначак”, дип белдерде. Шунысы кызык, җәмәгать тыңлаулары майда ук узган иде, ә митрополит Никонның хаты мэриягә әле узган атнада гына җибәрелде.

"Мөслим-сити" проектына Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге "Урал" хәйрия фонды да каршы чыга. “Без иң башта ук мәчет һәм чиркәү бер койма белән әйләндерелеп бердәм динара архитектура комплексы эчендә урын алыр, дип уйладык...", - диелә "Proufu.ru" сәхифәсендәге фонд белдерүендә. Шул ук вакытта "Урал" фонды Уфа җәмигъ мәчетен финанслауны да туктаткан. Бу турыда аның сайтында белдерелә.

Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте исә "Мөслим-сити" комплексының, торак һәм җәмәгать биналарын үз эченә алып, исламга хас үзенчәлекләргә ия булуын тели. Ул Башкортстан Диния нәзарате проекты булып тора. Проектны тормышка ашыру өчен Уфа үзәгендә 20 гектар җир бүлеп бирелгән. Анда инде ун елдан артык төзелеп килүче җәмигъ мәчете дә урнашкан. Май аенда тәкъдим ителгән проект буенча, биредә 15 катлы берничә бина төзелү дә каралган булган.

Узган атнада Урыс православ чиркәве комплексны төзүгә каршы чыкты. Ул "Мөслим-сити" урынына "Башкортстан халыкларының бердәмлеген чагылдыра торган төрле диндәге гыйбадәтханәләр үзәген" ачарга тәкъдим иткән иде.

Әйтергә кирәк, Башкортстан башкаласында чиркәүләрнең гомуми саны 12. Мәчетләр исә нибары 5 кенә. Өстәвенә Уфа шәһәре башлыгы Ирек Ялалов эшкуарларны нәкъ менә чиркәүләр төзергә ярдәм итәргә чакырды. Җәмигъ мәчете исә ун елдан артык төзелә, ләкин һаман төзелеп бетә алмый.

XS
SM
MD
LG