Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спорт арбитраж мәхкәмәсе (CAS): Русия спортчылары Паралимпиядә катнашмаячак


Русия паралимпия такымы спортчылары күнегүләр үткәрә
Русия паралимпия такымы спортчылары күнегүләр үткәрә

CAS Халыкара паралимпия комитетының Русияне оешмада әгъза булып торудан читләштерү карарын дөрес тапты.

Спорт арбитраж мәхкәмәсе (CAS) Русия Паралимпия комитетының дәгъвасын кире кагып, русияле спортчыларын Риодагы уеннарда катнаштырмау карарын чыгарды.

Мәхкәмә утырышы Рио-де-Жанейрода үтте. CAS Халыкара паралимпия комитеты башлыгы Филип Крейвенның Русия паралимпия комитетын оешмада әгъза булып торудан читләштерү һәм Русия спортчыларын Уеннарга кертмәү карарын дөрес тапты. Шулай итеп, Русия паралимпия такымы ярышларда катнашмаячак.

Паралимпия уеннары Риода 7-18 сентябрендә үтәчәк.

Халыкара паралимпия комитеты карары исә WADA (Допингка каршы халыкара идарә) хисабына таянып әзерләнгән. Анда допинг анализларын яшерү Русиядә системлы рәвештә башкарылып килгән диелә. 2011-2015 елларда андый очрак 643 тапкыр кабатланган. Аерым алганда, Русия паралимпия такымы допинг анализларын алмаштыру белән хәтта Сочи уеннарында да шөгыльләнгән. Иң кызыгы, нәкъ менә Сочида Русиянең мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары 80 медаль яулап ала. Ә аңа кадәрге өч Паралимпиадада барлык (өч Паралимпиаданыкы бергә) медальләр саны нибары 92 генә булган.

Русия паралимпия җыелма такымы Риода чыгыш ясый алмаячак дигән хәбәрне, мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар авыр кабул итте. Алар арасында допинг кулланмаучы, гадел спортчылар да аз түгел. Мәсәлән, Башкортстаннан фехтование Европа чемпионы, дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулаган Тимур Хаматшин. Русия җыелма такымының читләштерелүе турында белгәч, ул "Азатлык"ка шок кичерүен белдерде.

Спортчы Тимур Хаматшин Паралимпиягә бара алмавын авыр кичерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

XS
SM
MD
LG