Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:01

Forbes: Шәймиевләр Русиянең иң бай гаиләләрнең бишлегенә кергән


Миңтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән

Миңтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның байлыгын журнал 1,7 млрд доллар дип бәяли һәм бишенче урынга куя

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев уллары - республиканың иң бай кешеләре. Forbes мәгълүматына караганда, ТАИФ төркеменең 19,5 проценты Радик һәм Айрат Шәймиевлар кулында.

“Соңгы ярты елда бертуган Шәймиевларның байлыгы нефть һәм химия оешмаларының хиссә кыйммәте үсеше нәтиҗәсендә 300 млн долларга арткан”, - дип яза Forbes.

Русиянең иң бай гаиләләр рейтингы басма инде өченче ел рәттән төзеп килә. Быел беренче урында БИН төркемен җитәкләүче Гуцериевлар гаиләсе. Аларның байлыгы 9,8 млрд доллар тәшкил итә, дип бәяли Forbes.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG