Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Саклык банкы Татарстанда ислам банкингын үстерәчәк


Ислам банкингын Татарстанда башлап җибәрү турында беренче килешүләр сентябрьдә үк төзеләчәк.

Русия Саклык банкының Идел-Нократ бүлеге рәисе Петр Коптылин Татарстанда ислам банкингын үстерүдә катнашырга нияте булуын раслады. Бу хакта Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел май аенда Ислам үсеш банкы ислам банкингы өлкәсендә үзара аңлашу турында ВЭБ, “Татфонбанк”, Саклык банкы белән килешү төзегән иде.

Бүген Татарстанда “Амаль” финанс йорты, “Партнерлык банкинг үзәге” ислам кагыйдәләре буенча хезмәт күрсәтеп килә. Ислам банкингы – ул шәригать кушканча финанс хезмәте күрсәтү. Аерым алганда, ислам процентлар белән акча алуны яки бирүне тыя.

Банк даирәләре ислам банкингын Русиядә (шул исәптән Татарстанда да) кертү турында күптән белдереп килә.

XS
SM
MD
LG