Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндә бәйрәм белән котлап, билгесез бер телдә баннер элгәннәр


Татарча "ә" урынына билгесез бер хәреф язылган
Татарча "ә" урынына билгесез бер хәреф язылган

Татар әлифбасындагы “ә” урынына таныш түгел бер билге ясап куйганнар.

“Зеленодольск.ру” сайтына эленгән фотода сәхнә артына куелган котлау баннеры төшерелгән. Анда русча “С праздником” һәм, күрәсең, татарча “Бәйрәм белән” дип язмакчы булганнардыр, ләкин татар әлифбасындагы “ә” урынына котлау авторлары билгесез бер хәреф ясап куйганнар.

Яшел Үзәндә татар телен мыскыллауның бу беренче генә очрагы түгел. Элегрәк районнарга багышланган Татарстандагы муниципаль берәмлекләрнең интернеттагы сәхифәсендә Яшел Үзән районы яңалыкларының татарчасы һич аңларлык түгел иде.

"Без бу проблеманы беләбез. Мин менә сүзлек белән утырам, инде минем фамилиямне ишетеп аңлагансыздыр. Миңа бу хакта әйткәннәре дә бар. Якын киләчәктә моны хәл итәрбез дип өметләнәм. Шалтыратуыгыз өчен рәхмәт", дигән иде ул вакытта Азатлыкка районның җәмәмгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Александр Коршунов. Өч ел узуга карамастан, бернәрсә дә үзгәрмәгән булып чыга.

XS
SM
MD
LG