Accessibility links

Мәктәпкә әзерләнү чыгымнары арта


Казанның бер кибетендә мәктәп биштәрләре, август 2016 ел
Казанның бер кибетендә мәктәп биштәрләре, август 2016 ел

1нче сыйныфка баланы әзерләү елдагыча ыгы-зыгылы була. Икътисади кризис сәбәпле ул чыгымлы да әле. Азатлык Белем көне алдыннан мәктәпкә укырга бару ничә сумга төшүен белеште.

Рәсми саннарга караганда, быел Татарстанда 1нче сыйныфка 44 мең 436 бала бара. Алардан 9 мең 484 бала хәйриячеләр ярдәменә мохтаҗ, дип хәбәр итте Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Быел да Татарстанда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" чарасы оештырылды. Сайлауда катнашучы депутатларга бу чара мач килде, намзәтләр бу эштә бик актив булды, очны очка бәйләп авыр тормышта яшәүче гаиләләргә зур дәүләт оешмалары җитәкчеләре дә булышты.

Казан, Бөгелмә, Алабуга һәм башка шәһәр һәм районнарда ярдәмгә мохтаҗ малай-кызларга мәктәп кирәк-яраклары салынган биштәрләр тапшырылды. Бушлай биштәрләр эләкмәгән гаиләләргә үзләренә тырышырга туры килде.

Азатлык хәбәрчеләре Түбән Камада сигез бала тәрбияләгән Гөлнара белән Сергей Мостаевлар гаиләсендә булып кайтты. Гөлнара әйтүенчә, күп балалы гаиләләрдә, бала беренче сыйныфка бара икән, дәүләт акчалата ярдәм итә. Мостаевлар гаиләсендә быел беренче сыйныфка баручылар юк. Мәктәпкә әзерләнүгә ике айлык хезмәт хакы тотылган.

Түбән Камада сигез балалы гаилә уку елына әзерләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

Җәй уртасыннан ук Казанның зур кибетләрендә, базарларда мәктәп киемнәре, канцтауарлар, биштәрләргә урын түрдән бирелде. Бәяләр төрлечә.

Кайсыдыр мәктәпләрдә укучылар да бер төрле булсын өчен аерым урыннан мәктәп формасын сатып алырга кушыла. Моның өчен ата-ана кесәдән аерым бер сумма чыгарып сала. Кайдадыр кызларга ак күлмәк белән кара итәктән, малайларга исә ата-аналар үз мөмкинлекләреннән чыгып сатып алган костюм белән дә йөрергә рөхсәт итәләр.

Кызын беренче сыйныфка әзерләүче Казанда яшәүче маркетинг белгече Ләйсән Әхмәтҗанова Азатлыкка мәктәпкә әзерләү мәшәкате якынча 10 мең сумга төште дип әйтте. Тагын да чыгымлырак булыр иде, әмма күп нәрсәне туганнар бүләк итеп алып бирде, дип аңлатты ул.

"Бу мәшәкатьләр белән кызым да, үзем дә август азагыннан бирле стресс кичерәбез, уку башлансын да мәктәп тормышы тизрәк җайга салынсын. Ә болай мәктәпкә баланы әзерләү бик авыр. Чыгымнар зур", диде Ләйсән.

Казанның бер кибетендә мәктәп кирәк-яраклары, август 2016 ел
Казанның бер кибетендә мәктәп кирәк-яраклары, август 2016 ел

Азатлык базар-кибетләрдәге мәктәп өчен кирәк-яракларның бәяләренә күз салып чыкты һәм уртача бәяләрне сезгә дә тәкъдим итә.

Кызлар өчен кирәк-яраклар:

  • Мәктәп формасы – 1800 -5500 сум
  • Биштәр – 200-6000 сум
  • Туфли – 1000-2000 сум
  • Спорт формасы – 1000-1500 сум
  • Спорт аяк киеме – 1000-2000 сум.
  • Канцеляр тауарлар – 1000 -1500 сум
  • Чәчәк бәйләме – 300 -1000 сум

Малай өчен кирәк-яраклар:

  • Кәчтүм – 4000 - 6000 сум
  • Биштәр – 200 -6000 сум
  • Ак күлмәк – 500 - 1500 сум
  • Галстук – 300-500 сум
  • Аяк киеме - 1100-2000 сум
  • Спорт формасы – 1000-2000 сум
  • Спорт аяк киеме – 1300-2000 сум
  • Канцеляр тауарлар – 1000-1500 сум
  • Чәчәк бәйләме – 300-1000 сум


Кадерле дуслар! Сезнең гаиләдә дә мәктәптә укучы балалар бардыр. Аарны мәктәпкә әзерләү күпмегә төште? Гаилә бюджетыннан быел ничә сум акчаны бүлеп бирергә туры килде? Узган еллар белән чагыштырганда күпмегә кыйммәтләнде бу мәшәкать? Бу хакта фикерләрегез белән уртаклашыгыз.

XS
SM
MD
LG