Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинны Думага сайлаудан читләштерде


Раушания Билгилдиева һәм Ирек Мортазин мәхкәмә утырышаннан соң
Раушания Билгилдиева һәм Ирек Мортазин мәхкәмә утырышаннан соң

"Гадел Русия" намзәте Раушания Билгилдиева мөрәҗәгате нигезендә Татарстан Югары мәхкәмәсе Ирек Мортазинны сайлауалды кампаниясеннән төшереп калдырды.

1 сентябрь Татарстан Югары мәхкәмәсе "Гадел Русия"дән Думага намзәт Раушания Билгилдиеваның шикаятен канәгатьләндереп "Яблоко"дан Ирек Мортазинны сайлаудан читләштерде. Мәхкәмәнең бу карарын Мортазин "Татарстан хокуксызлыкның соңгы чиккә җитүен күрсәтте", дип бәяләде. Татарстан мәхкәмәсе карарын ул Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген белдерде.

Билгилдиева фикеренчә, Мортазин сайлау алдыннан әзерләгән документларында үзен 182нче маддә өчен җаваплылыкка тартылды дип күрсәткән. Ә "яла ягу" – 129нчы маддәне яшергән.

"Хокук нормаларын белмәгән "Гадел Русия" юристларын кызганам", диде Мортазин һәм Конституция мәхкәмәсе карары белән үзенең хөкем ителүен гамәлдән чыгарылуын искә төшерде. Мортазин хөкем ителгән булуын яшермәгән. "Яла ягу" турындагы гаепләүне Русия Конституция мәхкәмәсе Мортазиннан алганга, ул аны сайлауга теркәлгәндә күрсәтүне кирәк санамаган.

Мәхкәмәне Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре күзәтте. "Новая газета" хәбәрчесе һәм Татарстаннан думага "Яблоко" фиркасеннән сайланырга дип йөрүче Ирек Мортазин "Idel.Реалии" хәбәрчесенә "Татарстанда гадел сайлауларга өмет юк" дип белдерде.

Казанның Идел буе районыннан "Гадел Русия"дән Раушания Билгилдиева, "Яблоко"дан Ирек Мортазин, КПРФтан Виктор Пешков, ПАРНАСтан Илья Новиков һәм "Бердәм Русия"дән Фатыйх Сибагатуллин сайлауалды көрәшенә чыккан иде.

XS
SM
MD
LG