Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:54

27 ел хакимлек иткән Ислам Кәримов бушлык калдырып китте


Үзәк Азиядә иң күп халыклы элекке совет республикасында чирек гасыр каты кул сәясәте белән хакимлек иткән үзбәк президенты Ислам Кәримов 78 яшендә вафат булды.

Кәримовның кызы аның башына кан саву нәтиҗәсендә хастаханәгә салынуын игълан иткәннән соң 4 көн узгач, 2 сентябрьдә Үзбәкстан телевидениесе президентның вафат булганлыгын хәбәр итте.

Элекке коммунист җитәкче Советлар берлеге җимерелгәннән соң бәйсез булып калган республикада үзләренең рәхимсезлеге белән һәркемдә шом уятучы иминлек хезмәтләрен куллану, Русия белән Көнбатыш арасында геополитик балансны саклау һәм президент хакимиятен даими арттыра бару ярдәмендә дилбегәне нык тотты.

Аның җитәкчелеге сәяси ризасызлык белдерүчеләрне систематик эзәрлекләүләр, кешеләрне мамык басуларында мәҗбүри эшләтүләр, тәртип һәм иминлек саклау хезмәтләренең азаплауларны еш куллануы белән тарихка кереп кала.

Советлар берлеге җимерелгәннән бирле берүзе идарә итеп килгән җитәкченең үлеменнән соң илдәге яңа җитәкченең кем булырга мөмкинлеген фаразлау бик авыр.

Борынгы ефәк юлында урнашкан Сәмәрканд шәһәрендә 1938 елда туган Кәримов икътисад белгечлегенә укый. 1989 елда инде ул Үзбәк Совет Социалистик республикасы Коммунистлар фиркасенең беренче секретаре итеп билгеләнә.

Ислам Кәримов 1990 елда

Ислам Кәримов 1990 елда

1990 елда формаль сайлау нәтиҗәсендә совет Үзбәкстанының президенты вазифасын алган Кәримов 1991 елда барлыкка киләчәк бәйсез дәүләтнең алдагы чирек гасырлык сәясәтен билгели. "Әгәр мине президент итеп сайласагыз, миңа парламентны тарату хокукы кирәк булачак. Менә шул чакта инде мин соңгы сүзне әйтә алачакмын", дип белдерә ул.

Советлар Берлеге җимерелеп барганда, 1991нең 31 августында Кәримов Үзбәкстанның бәйсезлеген игълан итә һәм яңа бәйсез дәүләтнең беренче президент сайлавында җиңеп чыга.

Конституциядә бер кеше ике мөддәттән артык президент була алмый дигән маддәнең бозылуы да зур җәнҗал чыгара

Шуннан соң ул тагын өч тапкыр 90 процентка якын тавыш җыеп җиңеп чыга. Халыкара күзәтүчеләр ул сайлауларның берсен дә ирекле һәм гадел дип танымый. Конституциядә бер кеше ике мөддәттән артык президент була алмый дигән маддәнең бозылуы да зур җәнҗал чыгара.

Мәкерле сәясәт остасы Кәримов ул чакта хакимиятне шикле референдумнар оештыру, сәяси оппозицияне нейтральләштерү, бәйсез медианы юк итү ярдәмендә үз кулына туплый.

Азаплау гаепләүләре

Халыкара кеше хокукларын күзәтүчеләр Үзбәкстан хакимиятләрен тоткыннарга карата азаплау ысулларын даими рәвештә кулланып килүдә гаепли.

2007 елда Human Rights Watch Үзбәкстандагы азаплаулар турында хисап чыгара. Оешманың Женевадагы мөдире Жульет де Риверо Азатлыкка "бу хисапның максаты азаплауларның гадәти күренешкә әверелгәнлеген һәм хөкем системының барлык өлешләрендә дә тоткыннарның басым астында булганлыгын һәм аларның азаплаулар куллану мөмкилеге булган шартларга куелуын күрсәтү" дип белдерде.

Кайберәүләр Кәримовны иминлек көчләренең рәхимсезлеген аклар өчен ислам сугышчылары куркынычын куллануда гаепли. 1999 һәм 2004 елдагы шартлаулардан, илдә тыелган Үзбәкстан ислам хәрәкәтенең 1999 һәм 2000 елдагы ике күтәрелешеннән соң исламчы төркемнәр рәхимсез рәвештә бастырыла.

Кәримов: "Үзегезнең кыюлыгыз җитмәсә, миңа пистолет бирегез, мин үзем аларны башларына атып үтерермен", дип белдерә

1990нчы еллар ахырында депутатларны исламчы радикалларга каршы көрәштә тәвәккәлсезлектә гаепләп Кәримов: "Үзегезнең кыюлыгыз җитмәсә, миңа пистолет бирегез, мин үзем аларны башларына атып үтерермен", дип белдерә.

Кәримов шулай ук илнең Әфганстанга якын булуын Вашингтон белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен файдалана, 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң әл-Каидәгә каршы сугышучы АКШ хәрбиләренә логистика ярдәме тәкъдим итә.

Хокук яклаучы активистлар АКШ рәсмиләрен транзит өстенлекләренә алмаш буларак Үзбәкстан президентының хокук бозуларына күз йомуда гаепли, Вашингтон бу гаепләүләрне кире кага.

2005 елның маенда Үзбәкстанның көнчыгышында урнашкан Әндиҗан шәһәрендә зур халык күтәрелешен иминлек көчләре аеруча рәхимзез рәвештә бастыра, йөзләрчә кеше үтерелә.

2005 елның 14 маенда Әндиҗанда иминлек көчләре үтергән кешеләрнең мәетләре

2005 елның 14 маенда Әндиҗанда иминлек көчләре үтергән кешеләрнең мәетләре

Кәримов халыкара тикшерү уздыру тәкъдимен кире кага һәм бу күтәрелешне чит илләрдә күнегүләр узган исламчы сугышчылар оештырган дип белдерә.

Төбәктәге һегемон

Үзәк Азиядәге барлык элекке совет республикалары һәм Әфганстан белән уртак чикләре булган Үзбәкстан төбәктәге иң күп халык яшәгән ил дә булып тора. Ә җир астында шактый зур гына нефть һәм газ ятмалары бар.

Кәримов җитәкчелегендәге Үзбәкстан төбәктә төп көч булырга омтылды һәм бу кайвакыт күрше илләр белән көндәшлеккә, чикләрне ябуга, су низагларына да китерде.

Ташкент чикләрне ябу өчен күп тапкыр ислам экстремизмы сылтавын кулланды. Бу сәясәт чикләр һәм туганлык мөнәсәбәтләре нык үрелгән Фирганә үзәнлегендә яшәүчеләр өчен бик зур проблемнар чыгарды.

Газ экспортын Кәримов ярлырак күршеләре Кыргызстан һәм Таҗикстанга басым ясау өчен файдаланды, акча түләмәү һәм башка каршылыклар сылтавы белән газ ябып кую очраклары да булды.

Күрше илләр үз җирләрендә Кәримов көчләре тарафыннан һөҗүмнәр оештырылуга, Үзбәкстан иминлек көчләренең чик бозып кереп үзләренә кирәк кешеләрне алып китүенә зарланды.

Үзбәкстандагы кеше хокуклары торышы каты тәнкыйтьләнсә дә, илнең урнашкан урыны һәм энергия ресурслары Ташкентка Русия һәм Көнбатыш илләре белән якын мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге бирде.

Гаилә мәсьәләләре

Кәримовның ике кызы – Гөлнара белән Лола илдәге хакимият системыннан шактый файда күрде. 2011 елда аның ике кызы да Швейцариядә чыгучы Bilan исемле бизнес журналының Швейцариядәге иң бай 300 кеше исемлегенә керде.

Лола (с) һәм Гөлнара (у) Кәримовалар

Лола (с) һәм Гөлнара (у) Кәримовалар

Өлкән кызы – күренекле кәсепче һәм киләчәктә президент булырга мөмкин дип фаразланган Гөлнара Кәримованың инде 2014 елдан бирле беркемгә дә күренгәне юк. Аның халыкара коррупция җәнҗалына бәйле рәвештә Үзбәстанда өй сагы астында утыруы турында сүзләр таралды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG