Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:56

Экология министры күлләрне чистарту турында сораудан качты


Татарстан елга-күлләрендә көзгә кергәч тә балык-үрдәкләр үлүеннән экологлар да, республиканың экология министры да хәбәрдар. Министр Фәрит Абдулганиев журналистларга бу хәлне агулы матдәләр белән аңлатса да, моның өчен кем җаваплы булуы әйтелмәде, күлләрне чистарту мөмкинме дигән сорау да ачык калды.

Казан һәм Татарстан елга-күлләрендә балыклар үлүен, Чуйков урамындагы күлнең яр буен күсе басуын, Җиңү паркындагы күлдә дә күпләп балыклар үлеп, тирә-якка авыр үлек исе таралудан соң чират башкаланың Харовое күлендә ничә ел дәвамында кышын да җылы якка китмичә яшәгән үрдәкләргә җиткән, алар да үлә башлаган.

Татарстанда Парк һәм скверлар елы кысаларында төзекләндерелгән әлеге күл өсте суүсемнәреннән ямь-яшел төскә кергән. Сулыкның ярга якын җирләрендә алюминий һәм пыяладан сыра шешәләрен күрергә мөмкин. Үрдәк мәетләре исә су өстендә йөзеп йөри.

Татарстан сулыкларында балыкларның үлүе быел гына күзәтелми. Мондый хәл алдагы елларда да булган, әмма бу кадәрле балык, үрдәкләрнең үлүе республикада беренче тапкыр күзәтелә икән. Эколог Нәфисә Минһаҗева фикеренчә, бу һәлакәт сулыкларда эссе һава шартларында яшкелт-зәңгәр суүсемнәр барлыкка килү белән бәйле.

Нәфисә Минһаҗева

Нәфисә Минһаҗева

“Әлеге үсемлекләр 0,5-1 метр тирәнлектә үрчи һәм шуның нәтиҗәсендә су өсте “чәчәк ата”. Әлеге үсемлекләрдән микотоксиннар бүленеп чыга һәм алар балыкларга, үрдәкләргә, хәтта кешегә дә тәэсир итәргә мөмкин. Әлеге суны йоткан очракта, агулану ихтималы бар”, диде ул Азатлыкка.

Нәфисә Минһаҗева сулыкларның пычрануын, табигый юл белән чистарына алмавын Казансу яр буйларына ком салу, яр буйларына бетон түшәү нәтиҗәсе дип атый. Бу шулай ук суга пычрак матдәләр эләгүгәдән дә килеп чыга ди.

“Елганың яр буйларына ком һәм таш түшәлгәнлектән, түбән агымда хәзер Казансу елгасы бик сай. Суда сазлык үсемлекләре булмау да үзен сиздерә. Чөнки әлеге үсентеләр миротоксиннарга каршы тора алырга сәләтле”, ди Минһаҗева.

Хоровое күлендәге очракка килгәндә, эколог монда суүсемнәрнең артык күп булуы һәм аларның кислородны бетерүе белән аңлата. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, Нәфисә ханым сулыкларны пычратмаска, яр буйларына бетон түшәмәскә киңәш итә. Әгәр суүсемнәре күбәеп, су өсте “чәчәк ата” башлаган икән инде, сулыкларны кислород белән баетырга кирәк ди.

“Бу мәсьәлә дөньяда 1950нче елларда ук калкып чыккан иде, шуңа да әлеге өлкәдә дөньякүләм тәҗрибә шактый зур. Европаның көньягында, Украина җирләрендә СССР вакытында ук әлеге проблемга каршы көрәш алып барылды. Бездә дә, сулыклар шул дәрәҗәгә килеп җитмәсен өчен, су саклау зоналарын контрольдә тоту белән ныклап шөгыльләнергә кирәк”, ди белгеч.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә экологлар балыклар үлгән күлләрдәге суны тикшерде. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, су нормада, көнкүреш калдыклары агызу күзәтелмәгән. Әмма балыклар үлү дәвам итә һәм бу хәлдән Татарстанның экология министры хәбәрдар.

“Быел сез үзегез дә күзәтеп торгансыздыр, һава торышы эссе иде. Кояшлы көннәрдә суның температурасы 25 градустан артты. Цианопсик матдәләр суда булу сәбәпле, балыкларның үлүен күрдек. Күреп торасыз, бүген суның температурасы төште, бу фактлар да азайды. Балык, үрдәк үлүгә зәңгәр-яшел суүсемнәр черү, шуның аркасында кислород йотылу һәм сероводород бүленеп чыгу сәбәп булып тора”, диде Азатлык хәбәрчесенә экология министры Фәрит Абдулганиев. Моңа каршы чаралар күреләчәкме, күлләрне чистарту мөмкин эшме дип сорый башлауга министрлыкның матбугат сәркәтибе Айгөл Әмирова сүзне бүлеп, “Министрга ашыгыч рәвештә китәргә кирәк, бу сорауларга башка белгеч җавап бирер, министрлыкка килегез”, диеп китеп бардылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG