Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:46

18 сентябрь ​– Бердәм сайлау көнендә Татарстанда Думага һәм республиканың барлык районнарында диярлек җирле үзидарә шураларына йөзләрчә депутат сайланырга тиеш. Азатлык кайда нинди сайлаулар үтүе һәм нинди намзәтләр күрсәтелүе белән таныштыра.

1. Дума сайлавы катнаш систем белән уздырыла

Русия Дәүләт Думасына сайлау катнаш систем белән үткәрелә. Ягъни, Русия парламентында Татарстан депутатлары моңарчы алып торган 15 урынның 6-сын бермандатлы бүлгеләрдә сайланган депутатлар, калганнарын фирка исемлекләре белән үтә алган сәясәтчеләр алачак. Шунсы кызык ​– бу сайлау кампаниясен Татарстан парламенты рәисе һәм Бердәм Русия фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта Татарстанга караган һәр урынны алачакбыз дигән белдерү белән башлаган иде. Күп кенә күзәтүчеләр бермандатлы бүлгеләрдә сайлау уздыру хакимият фиркасенә партия исемлеге нигезендәге сайлауда булачак югалтуларны капларга ярдәм итәчәк дип исәпли.

Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - Яңа Гасыр" хәрәкәте утырышында

Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - Яңа Гасыр" хәрәкәте утырышында

2. Бермандатлы бүлгеләр

Татарстан бермандатлы алты бүлгегә аерылган. Аларның һәрберсенә авыл һәм шәһәр районнары керә. Әлеге принципны "ромашка" дип атыйлар һәм аның кулланышка кереп китүен Русия Үзәк сайлау комиссиясенең элекке башлыгы Владимир Чуров исеме белән бәйлиләр.

26нче Идел буе сайлау бүлгесенә Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары, Балтач, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба муниципаль районнары керә. Сайлучылар саны – 480 мең кеше.

Монда төп көрәш "Бердәм Русия"дән Думага берничә тапкыр сайланган Фатих Сибагатуллин һәм коммунистлар фиркасеннән Виктор Пешков арасында барыр, мөгаен. Татарстанда моңарчы коммунистлардан да берничә кеше үтә ала иде. "Гадел Русия"дән Раушания Билгилдиева да сайлауалды кампаниясен бик актив алып барды. Шулай ук бу бүлгедә ПАРНАС фиркасеннән һәм "Ачык Русия" оешмасы ярдәме белән сайлауалды көрәшен алып барган Илья Новиков та игътибарны җәлеп итә. Бу бүлгедә тагын "Родина", "ЛДПР" һәм "Русия коммунистлары"ннан да намзәтләр бар. "Яблоко" фиркасеннән сайланырга теләгән Ирек Мортазин Русия Югары мәхкамәсе карары белән сайлаудан читләштерелде. Әмма бюлеттеньнәр бастырылганда аның төшеп калачагы әле билгеле түгел иде. Аның исеме исемлектән сызылачак.

27нче Мәскәү сайлау бүлгесенә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары керә. Сайлаучылар саны – 519,2 мең кеше.

Бу бүлгедә "Бердәм Русия" фиркасеннән намзәт Илдар Гыйлметдинов, коммунистлардан Хафиз Миргалимов һәм ПАРНАСтан Марсел Шәмсетдинов игътибарны җәлеп итә.

Илдар Гыйлметдинов сайлауга якынлашкан саен телевизор экраннарыннан төшмәде, республикада үткәрелгән һәр чарада диярлек катнашты һәм дәүләт мәгълүмат чараларына көненә берничә тапкыр интервьюлар бирде. Хафиз Миргалимовның һәр адымы турында Татарстан мәгълүмат чаралары тәфсилләп хәбәр итеп тормады. ПАРНАС фиркасе вәкиле Марсель Шәмсетдинов исә, телевидениедә бушлай бирелгән эфир вакытында да ара-тирә генә күренеп китте. Бу бүлгедә теркәлгән Людмила Кукоба (Родина), Дмитрий Карымов (Русия коммунистлары), Андрей Кудряшов (ЛДПР), Рөстәм Рамазановны (Гадел Русия) бөтенләй күреп булмады.​

28нче Түбән Кама сайлау бүлгесенә Аксубай, Алексеевски, Әлки, Зәй, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Норлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнары керә. Сайлаучылар саны – 452,2 мең кеше.

Монда үзләрен кызганмыйча, көн-төн сайлаучылар игътибары өчен моңарчы Думада берничә мөтдәт утырган Айрат Хәйруллин һәм "Ачык Русия" ярдәмендә, ПАРНАС фиркасе исеменнән баручы эшмәкәр Андрей Лукин җәлеп итәргә тырышты. Бу бүлгедә Ринат Закиров исемле үз-үзен тәкъдим иткән намзәт дә игътибарны җәлеп итә, ул Алексеевски муниципаль районы депутаты икән. Алардан тыш Гадел Русия, ЛДПР, ике төрле коммунистлар фиркаләре активистлары намзәт буларак теркәлгән иде һәм булдыра алганча сайлауалды кампанияләрен алып барды. Бу бермандатлы бүлгедә дә 7 намзәт булачак.

29нче Чаллы сайлау бүлгесенә Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевски, Минзәлә һәм Тукай муниципаль районнары керә. Сайлаучылар саны – 520, 9 мең кеше.

Монда игътибар үзәгендә "Бердәм Русия" фиркасе намзәте Әлфия Кагогина торды. Аның белән "Ачык Русия" оешмасы ярдәмендә ПАРНАС фиркасе исеменнән элекке хакимият фиркасе әгъзасы, шәһәр депутаты, журналист Рузил Мингалимов аяусыз сайлауалды көрәшен алып барды.

Алардан тыш, бу бүлгедә сайлаучылар игътибары өчен "Родина", ике төрле коммунистлар фиркаләреннән, ЛДПР һәм Гадел Русиядән тагын 5 кандидат җәлеп итәргә тырышты.

30нче Әлмәт сайлау бүлгесенә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорски, Мөслим, Сарман, Ютазы районнары керә. Сайлаучылар саны – 441 мең кеше.

Монда сайлаучылар бюльлетеньдә хакимият фиркасеннән моңарчы да Русия Думасы депутаты булып килгән, Татарстан һәм Русия дәрәҗәсендәге элекке түрә Ринат Хайровны күрәчәк. Аннан тыш коммунистлардан Александр Агафонов исемле фирка активисты, "Яблоко"чыларан – Марат Корбанов, Гадел Русиядән – Зәкәрия Минһаҗев һәм башка бик үк билгеле булмаган шәхесләр бар. Бер мандатка барлыгы 7 кеше дәгъва итә.

31нче Үзәк сайлау бүлгесенә Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин һәм Совет районнары, Питрәч һәм Теләче муниципаль районнары керә. Сайлаучылар саны – 517,4 мең кеше

Бу бүлгедә 7 намзәт теркәлгән. "Бердәм Русия фиркасе бу бүлгедә үз намзәте итеп элекке Казан һәм республика дәрәҗәсендәге түрә Иршат Минкинны күрсәткән, КПРФ – Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Артем Прокофьевны, "Яблоко" фиркасе – җирле бүлек җитәкчесе Руслан Зиннәтуллинны, Гадел Русия үзенең активисты Айгөл Фәйзуллинаны сайлауга чыгарган.

Бу бүлгедә "Русия коммунистлары", ЛДПР һәм "Родина" фиркасеннән дә бик үк билгеге булмаган кандидатлар бар. Исемлектә барлыгы 7 кеше.

3. 14 фирка исемлеге

Һәр сайлау урынында, үз сайлау бүлгесенә караган намзәтләр исемлегеннән тыш, һәр сайлаучыга тагын фирка исемлегеннән торган тагын бер бюльлетень бирәчәкләр. Барлыгы бюльлетеньдә 14 фирка булачак.

Бердәм Русия фиркасе исемлеге башында Рөстәм Миңнеханов, Коммунистлар фиркасындә (КПРФ) – Юрий Синельщиков, Гадел Русия исемлегендә Рушания Билгилдиева, Жириновский фиркасендә (ЛДПР) – Ленар Габдуллин, "Яблоко" исемлегендә – Руслан Зиннәтуллин, ПАРНАСта – Марсель Шәмсетдинов, Русия коммунистлары фиркасе исемлегендә – Әлфрид Вәлиев, "Ватандашлар көче" ("Гражданская сила") исемлегендә – Рамил Петров, Русия патриотлары фиркасендә – Андрей Медведев, Пенсионерлар фиркасе (Российская партия пенсионеров за справедливость) исемлегендә – Альберт Бикмуллин, "Яшелләр" фиркасендә – Гүзәл Вәлиева, "Үсеш фиркасе"ндә – Алексей Чулкин, "Родина" исемлегендә – Евгений Бородин, "Ватандашлар платформасы" (Гражданская платформа") фиркасендә – Ренат Шәйхетдинов тора.

4. Татарстанда чыннан да бөтен фиркаләр үзләрен таныта алдымы?

Бихисап фирка һәм һәрберсенең күп санлы намзәтләре арасында сайлаучы барысы белән дә танышып өлгерде микән?

Һәр фирка, финанс мөмкинлекләре булганча, үзен рекламаларга тырышты, әлбәттә. Бердәм Русия реклам кампаниясенә караганда, бу фирканең мөмкинлекләре мулдан иде. Хакимият фиркасе төсләрендә бизәлгән урамдагы элмә такталар да, Татарстан президентының йөзе төшкән реклам белдерүләр дә, телевизор һәм радиода барган мәгълүмат агымы да халыкны шактый ялыктырды. Социаль челтәрләрдә "элек һәр үтүктән сөйлиләр иде, хәзер бүлмәдә ут кабызсаң да, плитәдәге кәчтрүл капкачын ачсаң да, килеп чыгарлар шикелле тоела башлады" дигән ачулы язулар күренә башлады.

Рәсми мәгълүмат чараларында коммунистлар һәм Гадел Русия фиркасе намзәтләре еш күренде, ара-тирә "Яблоко" вәкиле Руслан Зиннәтуллинга да урамдагы өндәү чарасын уздырырга маташуы турында сүз әйтергә бирделәр. ПАРНАС вәкиле Марсель Шәмсетдинов канун белән бирелгән бушлай эфир вакытыннан тыш, нейтраль темага берничә сүз әйтә алды. Әмма аларның өндәмәләр ябыштырган реклам шакмакларын куярга рөсхәт ала алмавы, элмә такталарда рекламаларын чыгарттырмау хакында хәбәр ителмәде.

"Яшелләр" вәкиле Гүзәл Вәлиева дә вакыт-вакыт күренеп, Татарстан мәгълүмат чараларындагы сүз иреге һәм күп сәяси фиркаләргә мөмкинлек булуына ышандырырга тырышты.

Башка фиркаләр, акча таба алсалар, реклам видеолар әйләндерде, таба алмаганнары социаль челтәрләрдә булдырган кадәр үзләрен танытырга тырышты.

5. Бөтен республикада җирле үзидарәләргә өстәмә сайлаулар үтәчәк

18 сентябрь Бердәм сайлу көнендә Татарстанда җирле үзидарәләр шураларына өстәмә сайлаулар үтәчәк. Аларда район һәм авыл җирле үзаидарәләренә барлыгы 185 депутат сайланырга тиеш. Шулай итеп, Әлки, Апас, Буа, Әгерҗе, Азнакай, Яшел Үзәндә, барлык республика районнарында диярлек, аерым авылларда, район үзәкләрендә берәр бүлгедә өстәмә сайлаулар үтәчәк. Аларда да сәяси көрәш чаткылары күренә, бер урынга Бердәм Русия һәм ЛДПР вәкилләре дәгъва итә (Алексеевски шәһәр биләмәсе), хакимият фиркасе урынына Гадел Русия намзәтләре чыккан авыллар да күренгәли (Буа районы, Кырым-Сарай авыл җирлеге), әмма альтернативасыз сайлау буласы авыллар да юк түгел (Апас районы, Табар-Черки авыл җирлеге).

Сайлауларның ни дәрәҗәдә гадел булуы турында фаразлар корганда, күптән түгел сайлауларны күзәтүче "Голос" оешмасының соңгы хисабын искә алу да җитә. Бу оешма сайлау комиссияләрен оештыру, анда әгъзалар билгеләү тәртибен анализлап, Татарстанны хакимиятләргә бәйлелек ягыннан беренче урыннарга куйган иде.

Ә бу атнада Казанда Азатлык оештырган сораштыруда катнашканнарның барысы да диярлек бу сайлаулар гадел узачак дип исәпләвен белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG