Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның монополиягә каршы хезмәте күптән башкарылган эшләр өчен урнаштырылган тендерны тыйды


Әлеге аукционнар Татарстан шәһәрләрендәге елга буйларын төзекләндерү эше өчен игълан ителгән иде.

Татарстанның инвестиция-төзелеш идарәлеге урнаштырган елга буйларын төзекләндерү өчен бәйгеләр тыелган. Бу хакта Русия хезмәт фиркасенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Иван Климов хәбәр итә.

Өч бәйге Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә сусаклагыч урыннарны төзекләндерү өчен корылмалар урнаштыру нигезендә игълан ителгән булган. Килешү бәяләре 173, 223 һәм 259 миллион сум. Бер бәйге Красный ключ авылы һәм Түбән Кама шәһәрендә Кама елгасы ярында төзелеш-монтаж эшләре башкару өчен (101 миллион сумнан артык) игълан ителгән. Тагын бер игълан Чаллыда Габдулла Тукай исемендәге елга буенда һәм Тәүбә мәчете тирәсендә төзелеш-монтаж эшләре өчен эленгән. Аның бәясе 99 миллион сумнан артып китә.

Төзекләндерелгән елга буйлары бу шәһәрләрдә тантаналы төстә август ахырларында ачылган иде. Ә төзекләндерү эшләренә бәйгене күптән түгел генә урнаштырганнар. Иван Климов әлеге гаделсезлекне күреп, монополиягә каршы хезмәт идарәлегенә хат җибәргән булган.

XS
SM
MD
LG