Accessibility links

Кайнар хәбәр

Change.org сәхифәсендә ТНВ каналы эшен яңача оештыруны сораган мөрәҗәгатькә имза җыю башланды


Мәскәүле Рушан Тимербаев телеканал ташырулары әрнү, гарьләнү, оялу тойгылары гына уята, ди һәм Рөстәм Миңнехановтан каналның җитәкчелеген алыштыруны сорый.

Change.org петицияләр сайтында мәскәүле Рушан Тимербаев Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка “ТНВ каналы эшен яңача оештыру” ("Реорганизовать телеканал ТНВ") дигән мөрәҗәгать урнаштырган.

“Тарихи ватаныннан еракта яшәүче татарлар иярчен антенналары урнаштырып ТНВ каналын карыйлар. Кызганыч, телеканал тапшырулары әрнү, гарьләнү, оялу тойгылары гына уята. Студияләрнең ярлы дизайны, бер тапшырудан икенчесенә күчүче декорацияләр, зәвыксыз киенгән алып баручыларның үз-үзләрен тотышы, динамик проектларның булмавы, мәгънәсез концертлар күңелне кайтара”, диелә петициядә.

Татарстан кебек алга киткән республиканың телеканалы түбән сыйфатлы булырга тиеш түгел, дип тә өсти Тимербаев.

Ул ТНВның мондый хәлгә төшүенә "Татарстан - Яңа гасыр" ширкәтенең җитәкчеләре гаепле дип саный һәм Рөстәм Миңнехановтан аларны алыштырып, профессиональ хезмәткәрләр куюны сорый.

“Милли телевидение – ул республиканың йөзе, телеканалга карап Татарстанның мәдәни һәм техник дәрәҗәсен бәялиләр”, дип тәмамлый мөрәҗәгатен.

Петиция 17 сентябрьдә эленгән. Якшәмбе иртәнгә аңа 10 кеше кул куйган.

2016 ел башында "Татарстан - Яңа гасыр" ширкәтендә кайбер хезмәткәрләр алмашынды. Күп еллар җитәкче урынбасары булып эшләгән Миләүшә Айтуганова урынына KZN җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова килде.

"Максатыбыз – яңалыкларны тагын да профессиональрәк итү", дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG