Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

Сайлауның "тылсымлы" беләзекләре өчен кем түли?


Русия тарихында бу Дума сайлауларына сайлаучыларның иң аз килү очрагы теркәлде. Сайлаучыларның 47,81% тавыш бирүдә катнашты. Мәскәү белән Петербурда сайлаучылар дачада ял итүне хуп күрде, бу шәһәрдә иң түбән күрсәткечләр иде. Татарстан белән Башкортстан исә алдынгылар рәтендә. Татарстаннарның 80ләп проценты тавыш бирде. Хакимият административ ресурс кулланып та халыкны сайлауга китерде, шул ук сайлаучылар акчасына түләнгән "перәннек" белән дә кызыктырды.

Татарстанда сайлау алды кампаниясе киң колач белән узды. Республикада сайлауга килү мөһимлеге турында матбугат бертуктаусыз сөйләп торды. Өлкәннәр болай да сайлауга йөри, ә менә яшьләрне бу сәяси вакыйганың мөһимлегенә төшендерү авыррак булды, күрәсең. "Татарстанны яратам! Сайлауга барам!" марафоны да күбрәк яшьләргә юнәлгән иде.

Татарстан бу юлы тавыш бирүчеләрнең кулына беләзек тагып кешеләрне сайлауда катнаштыру хикмәтен кулланды. Беләзек кешегә җәмәгать транспортында түләүсез йөрү дә, бушка концерт карау да, иң мөһиме – эш урынында җитәкчелек кушканны үтәгәнлекне раслау мөмкинлеген дә бирә. Күпләр әнә шуңа кызыгып, яки эшсезлек арткан бүгенге авыр хәлдә киләчәген уйлап сайлауга килә дә. Ни дисәң дә, бушлай дигән сүз кызыктыра!

Лилия Туктарова һәм Фәнүзә Сираҗиева

Лилия Туктарова һәм Фәнүзә Сираҗиева

Лилия Туктарова белән Фәнүзә Сираҗиева – КФУ студентлары, киләчәктә журналист булырга телиләр. 18 сентябрьдә алар икәүләшеп сайлауга килде. Лилия былтыр Татарстан президенты сайлавында да катнашкан. Ә Фәнүзә өчен бу беренче сайлау. Авылдан бер атна алдан "открепительный" кәгазен алып Казанда тавыш бирәм дип килгән, әмма паспортын оныткан булып чыкты. Ул тавыш бирүдән мәхрүм калды.

Фәнүзә башта борчылды, чөнки сайлау бүлекләренә килеп тавыш бирүчеләргә төрле бонуслар каралган иде. "Мин сайладым" дигән язулы беләзеккә ия булсаң, Казанда көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкинлек тудырылды. Урысча гына язылган бу беләзек – "Казан Арена"да узган концертка, "Юркингпарк"ка керү билеты да иде. Алардан кала да төрлесе тәкъдим ителде. Бу чараны рес­публиканың кече һәм урта эшмәкәрләр берләшмәсе оештырды. Берләшмә җитәкчесе Хәйдәр Хәлиуллин әйтүенә караганда, "Болганчык суда балык тоту" "ВЫгодная БОльшая РЫбалка" (бу сүзләрнең беренче ике хәрефләрен кушсаң, "выборы" була) дип аталган акциягә республика хакимияте этәргеч биргән. "Сайлаучылар күбрәк булган саен, демократия дә арта", ди Хәлиуллин.

Тавыш бирергә кыстау өмәсенә кушылып,18 сентябрьдә сайлау урынына килүчеләргә кибет, ягулык салу станцияләре, аквапарк, музейлар да ташламалар вәгъдә итте. Бу чарада катнашучы оешма-ширкәтләр исемлеге vibirai.tatar сайтында урнаштырылды. Ширкәтләрнең күбесе бу эштә үз ихтыярлары белән катнашуы хакында әйтте.

Транспорт чыгымнары бюджеттан каплана

Беләзек алу мөмкинлеге Лилиянең күңеленә хуш килде, ул Азатлыкка бер көн элек кенә транспорт картасында акчасы бетүен искә алып: "Бүген беләзек белән автобусларда түләүсез йөрү мач килде. Транспорт картасы урынына беләзекне күрсәтәсе дә рәхәтләнеп йөрисе!" диде.

Якшәмбе, сайлау көнендә Казанның җәмәгать транспорты гадәти эш көнендәгечә йөрде. Ял көне булуга карамастан, автобуслар бер-бер артлы, 5-6 минут белән тукталышка килеп торды, электр транспорты да.

2нче санлы АТП башлыгы урынбасары Рамил Исмәгыйлев Азатлыкка якшәмбе көнне төрле маршрутларга 293 автобус чыгуын әйтте. “Моңа кадәр ничек эшләдек, шулай эшлибез. Ял дип тормадык, автопаркта булган автобусларны чыгардык. Кичен концерттан соң да кешеләрне кирәкле урыннарына илтеп җиткерү мәшәкате бар. Көн дәвамында пассажирларны түләүсез йөртү күпмегә төшкәнен әйтә алмыйм әлегә. Әмма чыгымнар Казан бюджетыннан капланачак диелде. Без санап бирергә тиеш, аннары алар түләячәк булып чыга", диде ул. Бюджеттан икән – димәк, салым түләүчеләр акчасы дигән сүз!

Автобус кондукторы гадәттә ял көне кеше бу кадәр күп булмый дип аптыравын белдерде. "Басып торырга да урын юк, якшәмбе мондый хәл сирәк була. Күрәсең, беләзеккә кызыгып йөриләр. Безгә алдан әйтелде: беләзекле кешеләр бушлай йөри. Әмма акча эшләү планы да куелды. Мәсәлән, без якшәмбе көнне бер автобуска 5 мең 500 сум эшләргә тиеш. Тулырмы-юкмы, әйтә алмыйм", диде ул.

Троллейбус кондукторы Нәргизә Кәримова да көне буе халыкны бушка ташыйбыз диде. "Алтын беләзек такканнармени! Шатланып керәләр. Мин дә аларга шат. Без якшәмбе, план нигезендә, 8 мең сум акча эшләргә тиеш. Әмма җыя алмаячакбыз. Пассажирларның күбесе беләзекле. Аңа карап хезмәт хакыбызны кисмәсләр дип өметләнәм”, диде Нәргизә.

Чаллыда да, Әлмәттә дә җәмәгать транспортында бушлай йөрү оештырылмаган иде. Бу Казанда гына күзәтелде. Лилия белән Фәнүзә дә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Үзәк тирәсен булса да урап чыктылар, "Бәхетле" кибетенә дә сугылдылар. Биредә дә азык-төлеккә 5 процентлы ташлама иде. Кызлар "Әбинеке. Каймаклы" дип исемләнгән кечкенә торт сатып алды. Кассада да бернинди дә каршылык тумады, ташлама турында барысы да хәбәрдар. Бу хакта кибеттә дә берничә урында мәгълүмат урнаштырылган. Шулай да, кызларның беләзекләренә күз салмый калмады сатучы. Артык игътибарлылык комачауламас! Кызлар 219 сумлык татлы ризыкка 5 процентлы ташлама белән 208 сум 48 тиен түләде. Әниләргә күчтәнәчкә булыр, диделәр.

30 сумлык музейга аншлаг булды

Сайлау көнендә күңел ачу програмы белән дә җәлеп иттеләр. Берничә музей түләүсез эшләде. Әмма исемлек искитәрлек түгел. Интернет сәхифәгә күз салсаң, тавыш биргән кешеләр өчен Бакый Урманче, Меңъеллык музейларына ишекләр ачык иде. Моннан тыш Константин Васильевның картина галереясына барырга мөмкинлек булды. Күбесенең бушка "Эрмитаж" яки Милли музейга барырга теләге булса да, алар нигәдер бу чарага кушылмаган булып чыкты.

Көтелмәгән хәл – 18 сентябрьдә Бакый Урманче музеенда аншлаг. Азатлыкка музей хезмәткәре бу кадәр күп кеше килүне хәтерләмәвен әйтте.

"Иртәннән бирле дулкын-дулкын кеше килде. Күрәсең, бушка дигән сүзгә кызыктылар. Безнең музейга көн дәвамында иң күбе 2-3 кеше килә. Билет бәясе дә зур түгел. 30 сум инде ул. Студентларга – 20 сум, мәктәп укучыларына – 10 сум. Бушка булса да, кешеләрнең килүенә куанабыз. Бу үзенә күрә бер реклам. Шул рәвешле булса да, Бакый Урманче иҗаты белән танышсыннар", диде ул.

Лилия белән Фәнүзә Константин Васильевның картина галереясын бутап башка галереяга барып керде. Шуның белән алар андагы хезмәткәрне бераз аптырашта да калдырды.

"Бернинди дә ташлама турында ишетмәдем. Беренче катны карау – түләүсез, икенче катка менәм дисәгез, акча түләгез, 30 сум", диде ул. Шулай да, җитәкчелеккә шалтыратып белешәм дип, сайлауда катнашучыларны бушка кертергә ярау-ярамаганын кат-кат сорады. Нәтиҗәдә яшел ут бирелде. Кызлар үзләре дә белмәстән тагын бер галереяны бу чарага кушты булып чыкты. Шулай да Лилия белән Фәнүзә бу "рухи азык"тан тулысынча канәгать булмады. Алар "Эрмитаж" белән Тукай музейларына керү ник бушка ясалмады икән дип аптырады.

Мичтәге коймак яки шушымы инде демократия?

Vibirai.tatar интернет сәхифәсендәге мәгълүматларга караганда, беләзекле сайлаучыларны төрле кафе-рестораннарда да көтәләр иде. Кемдер 5 процент, кемдер 10 процент ташлама тәкъдим итте. Юмартлары 15-20 процентны да кызганмаган, Рекордсмен – "Планета фитнесс". Анда спорт белән шөгыльләнүчеләргә бер көнлек абонемент 50 процент ташлама белән сатылды.

Салкыннан туңган кызлар “Туган авылым”а барып мич коймагы белән чәй эчеп җылынырга теләде. Әмма кафедагы сатучы аларның ташлама сүзенә каршы төшеп: "Берни белмим, әнә хаклар язылган. Теләсәгез, ресторанда җитәкчелек утыра, алардан белешегез", дип кырт кисте. Студентлар аптырап тормады, ресторанга юнәлде.

Официант кыз Румия сайлау ташламасы белән чәй эчәргә килүчеләр арасында Лилия белән Фәнүзәнең беренче булмавын, кешеләрнең ни өчен сайлауларга йөргәнен аңлый алмавын әйтте.

"Барысы да билгеле бит. Ник бу фарста катнашырга? Кемнең җиңәчәген барысы да белә. Кешеләрне сайлауга барырга кыстыйлар, студентлардан селфи ясап хисап бирү таләп ителә. Бу беләзекләр – барысы да күз буяу, бу демократия түгел. Кем тели – барсын, кем теләми – кыстамасыннар", дип ачынып сөйләде ул. Биредә коймак белән сыйлану 250 сумга төште. Ташлама 10 процент иде.

Татар язучылары чакырылмаган, әмма китаплары сатылды

Тамак ялгагач, Лилия белән Фәнүзә "Казан Арена"га юл тотты. Машина паркында ыгы-зыгы юк, теләгән кешегә урын җитәрлек. Күбесе җәмәгать транспортында килгән һәм шуның белән кайтып та китәргә планлаштырыла иде. ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә мәшәкате азрак.

Халык "Казан Арена"га тимер капкалар аша тикшереп кертелде. Кеше мыжлап торган урын "Юркингпарк" булды. Биредә сайлау көнендә 50 мең кеше булды диләр. Аңлашыла да, түләүсез булганда халык форсатны кулдан ычкындырмаска тырыша. Гадәти көндә бирегә керү бәясе – 750 сум.

"Казан Арена" мәйданында төрле чатырлар куелган иде. "Әдәбият дөньясы"нда Вениамин Смехов белән очрашу оештырылды. Татар язучыларын, шагыйрьләрен чакырып тормаганнар. Әмма татар китапларын сату оештырылган иде. Сатучылар әйтүенчә, иң күп сатып алынган китаплар – Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" белән Нәбирә Гыйматдинованың яңа хикәяләр җыентыгы. Башка чатырларда "Что? Где? Когда?" уенын уйнадылар, кайберләрендә ГТО нормаларын тапшырдылар. Әле тегендә, әле монда 200 сумлык кәгазь акчада Казан сурәте булырга тиеш дип тавыш бирүдә катнашырга кыстап йөрүчеләр агитация эшен алып барды.

Мәйданда зур концерт алдыннан яңгыр да сибәли башлады. Халыкның бер өлеше кулчатырлары астында Сергей Лазаревны көтеп калды, бер өлеше салкынга чыдый алмыйча, кайтып китте. Салават җырлаячак дигәне дә кызыктырмады аларны. Лилия белән Фәнүзә концертны бераз карады да, Тинчурин театрына бару хәерлерәк дип спектакль карарга китте. Анысына ташлама юк иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG