Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Русия Дәүләт Думасына сайлауның беренчел нәтиҗәләре Бердәм Русия алдагы биш елга тагын парламентта күпчелектә булачагын күрсәтә, әмма халыкның сайлауга аз килүе һәм хәрәмләшүләр турында мәгълүматларның арта баруы быелгы сайлауга тап төшермичә калмады.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрнең зур өлеше саналганнан соң Бердәм Русия фиркасенең 54 проценттан артык тавыш казануы турында белдерде. Хәзерге думадагы системалы оппозиция саналган тагын өч партия шулай ук Думада кала. КПРФ 13 проценттан артык тавыш белән икенче, ЛДПР шулай ук 13 проценттан артык тавыш белән өченче, Гадел Русия дә 6 процент чамасы тавыш җыеп Думага уза. Шулай итеп, җиденче чакырылыш Дәүләт Думасында тагын моңарчы эшләп килгән шул ук дүрт фирка булачак.

Нефть арзанаю сәбәпле, икътисади хәлнең мөшкелләнүе, Көнбатыш чикләүләре, инфляция һәм чит ил инвестицияләре кимү халык тормышында чагылмый калмады, моны яхшы сизгән хакимият соңгы вакытта халык ризасызлыгын контрольдә тотарга тырышты. Бу сайлауда да чагылды. 2011 елда сайлауда 60лап процент катнашса, быел ул сан 48 процент чамасы булды.

Русия президенты Владимир Путин Бердәм Русия фиркасе сайлау штабында булып нәтиҗәләрне югары бәяләде. Ул шулай ук икътисади проблемнарның дәвам итүен, әмма канун чыгаручыларның әлеге мәсьәләне хәл итү өчен тырышуын Русия халкы аңлый диде.

Путин белән Медведев Бердәм Русия фиркасе сайлау штабында

Путин белән Медведев Бердәм Русия фиркасе сайлау штабында

Быел беренче тапкыр Русия сайлавы аннексияләнгән Кырымда да узды. Швеция тышкы эшләр министры Маргот Вальстрем: "Русиянең аннексияләнгән Кырымда Дәүләт Думасына сайлау үткәрүен хөкем итәбез. Кырымда "сайланган" депутатларны танымыйбыз", дип белдерде. Мәҗлес җитәкчеләре кырымлыларны бу сайлауны бойкот итәргә, Украинаны сайлау нәтиҗәләрен танымаска чакырды.

Сораштырулар Бердәм Русиянең җиңүен күрсәтте, шул ук вакытта, икътисади хәлнең начараюы сәбәпле, халыкның төшенкелеге һәм арыганлыгы, хәзерге хакимият фиркасенә чын альтернатива була алырлык фиркаләрнең булмавына уфтануын чагылдырды.

2011 елдагы соңгы Дума сайлавыннан соң, Мәскәү һәм башка кайбер төбәкләрдә хәрәмләшүләр сәбәпле туган протест чаралары сәбәпле, ризасызлык белдерүгә киртә куя торган яңа кануннар барлыкка килде, хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнлегенә басым башланды.

Бу юлы да хәрәмләшүләр турында мәгълүматлар бихисап булды. Интерфакска Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы вәкиле Илья Шаблинский иң төп хәрәмләшүләрнең солдатларның теркәлмәгән урында чиратларга тезелеп басып тавыш бирүдә булуын әйтте.

Сайлауларны күзәтүче "Голос" оешмасы да шикаятьләр алуын әйтте. Ростов өлкәсендә сайлау тартмасына күпләп бюллетеньнәр ташлау видеосы күпләрне шаккаттырды. Көн уртасында "Голос" төркеме телефоннан 310, интерактив веб-сайт аша 656 хәрәмләшү турында шикаять алган.

Дондагы Ростовта күзәтү камерасы ярдәмендә төшерелгән видео Русия социаль челтәрендә зур шау-шу уятты. Анда бер хатын сайлау тартмасына күпләп бюллеттеньнәр ташлаганда ике кеше, башкалар күрмәсен дип, аны каплап тора.

Кремль Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп күренекле хокук яклаучы Элла Памфилованы куеп, тавыш бирүчеләрне хәрәмләшүләр булмаячак дип ышандырырга тырышты. Памфилова "карусель" ысулы, ягъни бер кешенең берничә тапкыр сайлавы турында хәбәрләр алуын әйтте. Аның сүзләренчә, әгәр бу хәл расланса, комиссия әлеге кешеләрне җинаять җаваплылыгына тартырга чакырачак һәм ул урындагы нәтиҗәләр гамәлдән чыгарылачак.

Шул ук вакытта "күп төбәкләрдә барысы да әйбәт бара" диде Памфилова.

Татарстанда узган сайлауларда да шактый гына канун бозу очраклары турында хәбәр ителде. Азатлык видеосында - әлеге сайлауларның һәм хәрәмләшүләрнең кайбер мизгелләре.

"Бердәм Русия" Татарстанда 85,7% җыйды, тавыш бирүчеләр саны хәтта 2011 елны (79,5%)да артып китеп 80,1% җитте. Бу хакта бүген брифингта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин белдерде.

Шул ук вакытта Татарстанда беренче тапкыр башка партияләр 5% уза алмады. КПРФ – 3,96%, "Русия коммунистлары" – 3,05%, ЛДПР – 2,16%, "Гадел Русия" шулай ук 2,16%.

Бермандатлы бүлгеләрдә Идел буе федераль бүлгедә Фатих Сибагатуллин — якынча 71%, Мәскәү районында Бердәм Русиядән Илдар Гыйлметдинов (76,7%), Түбән Кама сайлау бүлгесендә Бердәм Русиядән Айрат Хәйруллин (80,19%), Чаллыда Әлфия Когогина (БР, 76,05%), Әлмәт бүлгесендә Ринат Хәйров (79,62%), Үзәк сайлау бүлгесендә Иршат Минкин (БР, 64,5%) тавыш җыйды.

Башкортстанда тавыш бирүгә 72%тан артык кеше килгән дип хәбәр ителә. 3426 сайлау бүлегендә Дәүләт Думасына сайлаудан тыш җирле үзидарә сайлавы һәм Башкортстан Корылтаенда берничә урынга сайлау узды. Бердәм Русия өчен - 58,73%, КПРФ - 18,45%,ЛДПР - 9,75%, Гадел Русия 6,27% тавыш биргән. Бу хакта бүген Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев белдерде.

"Бердәм Русия" фиркасе 450 урынлы Думада 238 урынга ия иде. Төбәк парламентларында да күпчелектә әлеге партия вәкилләре утыра. Яңа чакырылышта Бердәм Русия Дәүләт Думасында - 343, КПРФ – 42, ЛДПР – 39, Гадел Русия - 23 урынны алып торачак.

Сайлауда 14 фирка катнашты. Бердәм Русиядән тыш, Думага узган, "системадагы оппозиция" дип йөртелгән КПРФ, ЛДПР, Гадел Русия дә Кремльгә якын партияләр санала.

XS
SM
MD
LG