Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:28

Фәрит Мөхәммәтшин: "Марат Әхмәтов Думага китәчәк"


Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов

“Безнең үгетләүләргә, эшләвеңне дәвам ит дип сорауларга карамастан, Марат Әхмәтов шундый карарга килде”, ди Мөхәммәтшин.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына фирка исемлегеннән депутат буларак сайланачак.

"99,9 %ка ышандырып әйтә алам, Марат Әхмәтов Дума депутаты булачак. Безнең үгетләүләргә, эшләвеңне дәвам ит дип сорауларга карамастан, Әхмәтов шундый карарга килде”, диде матбугат очрашуында “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы, Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, фирка исемлекләре Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан расланганнан соң бу хакта төгәл мәгълүмат булачак.

Парламент спикеры белдерүенчә, Думага Татарстаннан 16 депутат барачак. Аларның унысы фирка исемлекләреннән булса, алтысы бер мандатлы бүлгеләрдә сайланган. 17 депутат өчен мандат бирелүе дә ихтимал, чөнки “Бердәм Русия”гә әзрәк тавыш биргән төбәкләрдән вәкилләр санын кыскартып, күбрәк тавыш казанган төбәкләргә өстәргә мөмкиннәр икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG