Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырымда узган сайлау нәтиҗәләрен танымый


Федерика Могерини
Федерика Могерини

Украинаның суверенитеты һәм бербөтенлегенә теләктәшлек күрсәтүдә Европа берлегенең позициясе үзгәрми, дип белдерә Федерика Могерини

Европа берлеге Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда узган Русия Дәүләт Думасына сайлау нәтиҗәләрен танымый. Украинаның суверенитеты һәм бербөтенлегенә теләктәшлек күрсәтүдә Европа берлегенең позициясе үзгәрми, диде Европа дипломатиясе башлыгы вәкиле Федерика Могерини.

АКШ Дәүләт департаменты да шундый фикердә тора.

Украина Кырымда Дума сайлаулары уздыру - хокук бозу, дип гаепләп чыкты. Мондый сайлаулар нәтиҗәсе Русия парламенты канунилыгын гомумән шик астына куя, дип белдерә Киев.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымга күзәтүчеләр җибәрмәде.

Кырым Русия тарафыннан 2014 елда аннексияләнде. Украина һәм халыкара оешмалар Кырымны Русиягә кушылуын танымыйлар, ярымутрауны Украина җирлеге дип саныйлар.

XS
SM
MD
LG