Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:37

Болгардагы мәчет янында ярымшәрә төшкән кыз клибы интернетта шау-шу уятты


Интернетта шау-шу арта бара. Берәүләр әлеге клипны хурласа, икенчеләре мактый.

Интернетта Резеда Ганиуллинаның клибына карата бәя бирүчеләр арта. Берәүләр - "Татар халкы хурлыгы", "Әстәгъфиулла" дисә, икенчеләре "Матур кыз" дип язган.

Клипта кызыл күлмәк кигән ярымшарә кыз Болгардагы "Ак мәчет" янында бии. Татардагы кайбер мөселманнарда Болгар изге җир санала.

Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин моңа нәфрәтен белдерде.

"Татар халкы өчен оят. Дөнья буйлап сибелгән халкыбызның изге урыны булган Ак мәчет җирен, Аллаһы Тәгалә йортын мыскыл итү бит бу. Бер дини кеше дә үз динен мыскыл итәргә рөхсәт итмәс иде. Милли һәм дини хисе булмаган кешеләр маңкорт дип атала", ди ул.

Лотфуллин ярымшәрә кызга кисәтү дә ясый. Ул кичекмәстән Алла каршында гафу үтенергә һәм бу видеоны социаль челтәрләрдән алып атарга куша.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров тә клипны гаепләп чыкты.

"Кемдер бу видеоны мәдәният әһелләреннән булган татарларның шул рәвешле дини тамырларына тартылу дип кабул итәдер, минемчә бу бик сәер. Мәчет – Аллаһ йорты. Ул үзенә хөрмәт таләп итә. Ә мәчет янында төшкән шәрә хатын-кыз безнең ничә гасырлык тарихка бик үк туры килеп бетми. Кызганычка, татар эстрадасы вәкилләренең кайберләренең башы буталган. Алар мәчет һәм гомумән ислам нәрсә икәнне аңламый. Аллаһ аларга хидаятен бирсен", ди ул.

Берәүләр Резеда Ганиуллина клибын прокуратура тикшерергә тиеш дисә, икенчеләре клипта бернинди мыскыл итүне күрми.

XS
SM
MD
LG