Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Дума рәисе итеп Володинны тәкъдим итте


Вячеслав Володин
Вячеслав Володин

Русия президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы депутатларына Бердәм Русия фиркасеннән сайланган Вячеслав Володинны парламент спикеры итеп сайларга тәкъдим итте.

Путин шулай ук: “Җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы тиз арада 2017 ел бюджетын әзерли башлар һәм министрлар кабинеты белән мөнәсәбәтләрне җайга салыр”, дип тә белдерде.

Володин өченче һәм дүртенче чакырылыш Дума депутаты, Русия хөкүмәте рәисе урынбасары булды, 2010-2011 елларда хөкүмәт идарәсен җитәкләде. 2011 елның декабрендә Русия президенты идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары итеп тәгаенләнде һәм бүгенгә кадәр шул урында эшләде. Бу урында ул Владислав Сурковны алыштырган иде. Путин такымында эшләп, 2014 елда Украинага бәйле санкцияләр исемлегенә кертелде.

Пәнҗешәмбе элекке Дума рәисее Сергей Нарышкин Тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнде. Аның элекке җитәкчесе Михаил Фрадков пенсиягә чыкты.

XS
SM
MD
LG