Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 23:04

Касай пенсионерлары: "Авылда медпунктны яптылар, 87 яшьтә 4 чакрымга ничек барыйк?"


Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Азатлыкка Әгерҗе районының Касай авылы пенсионерлары фельдшер-акушер пункты ябылуга ризасызлык белдереп мөрәҗәгать итте. Авылда 80 кеше яши, шуларның 37се пенсиядә, сигезе инвалид. “Дүрт чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылдагы амбулаториягә барып йөрергә мәҗбүрбез”, дип зарлана алар.

Касай авылындагы фельдшер-акушер пункты (ФАП) моңарчы актив эшләп килгән, үз фельдшерлары булган, беренче ярдәм күрсәтү, укол салу, урын өстендә ятканнарның өйләренә бару кебек хезмәт күрсәтелгән. Тик күрше авылда амбулатория ачу сәбәпле әлеге ФАПны кирәк дип тапмаганнар. Касай пенсионерлары моңа ризасызлык белдерә, аларның гозерләрен әлеге авыл егете Искәндәр Әхмәдиев видео-фотога төшереп безгә җиткерде.

“Мин гомер буе колхозда эшләдем. Диабет белән инде 25 ел авырыйм, көн дә пунктка барып укол салдыра идем. Ә хәзер кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Пункт эшләгән чакта аннан кеше өзелми иде. Анда эшләүче Ләйсәннең чәй эчәргә дә вакыты булмады. Хәзер, амбулаториягә йөрер өчен машина ялларга кирәк, ә машиналы кешеләр барысы да эштә”, ди авылда яшәүче Фәимә Солтанова, күз яшьләрен сөртеп.

Авыл халкының күпчелеге пенсионерлар, күбесенең транспорты да юк. Фәимә апа кебек көн дә уколга мохтаҗлар бар. ФАПны япканда аларны никтер санга сукмаганнар.

Миңа 87, хатыныма 90 яшь. Бер көн дә дарусыз тора алмыйбыз. Дүрт чакрым араны ничек узыйк инде шушы яшьтә?

“Миңа 87, хатыныма 90 яшь. Бер көн дә дарусыз тора алмыйбыз. Дүрт чакрым араны ничек узыйк инде шушы яшьтә? Авылыбызга фельдшер пункты бик кирәк!” дип сөйләде авыл карты Минһаҗ Шәрәфиев.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының бу мәсьәләгә карата карашын белешергә булдык. Әмма язма чыккан вакытка министрлыктан җавап килмәде. Әллә эшләре күп булганга өлгермәделәр, әллә бу мәсьәләне проблем дип тапмаганнар – билгесез. Тик проблем бар. Татарстанның һәрбер районында да диярлек ул проблем бар: кайдадыр ФАП җитми, кайдадыр фельдшер, табиб юк.

Беренчел ярдәм күрсәтү пунктлары җитмәү сәбәпле, 2012 елда президент Рөстәм Миңнеханов карары белән модульле ФАПлар төзү башлана. Рәсми мәгълүмат чыганаклары аша Татарстанда 350ләп фельдшер-акушерлык пункты төзелүе, 400дән артыгы төзекләндерелүе билгеле. Әлеге програм һаман да дәвам итә. Әмма авыл халкы саны 300дән ким булган очракта ФАП төзү каралмаган. Анда яшәүчеләрне зуррак күрше авыл табиблары кабул итә – бу канун.

“ФАПлар һәр авылда булырга тиеш. Әлбәттә, 30 кешелек авылда тулы бер пункт тоту зур чыгымнар сорый, ул очракта ике авылга бер ФАП төзү урынлыдыр, минемчә. Әлеге пунктлар профессиональ медицина ярдәмен кыска вакыт эчендә күрсәтү мөмкинлеге бирә, чөнки кайбер очракларда беренчел ярдәм күрсәтү алдагы дәвалануга ярдәм итә. Шуңа күрә, безнең Кама Аланы район хастаханәсенә караган ФАПлар 100 кешелек кенә авылларда да бар. Күптән түгел 70 кешелек Поповка авылында да ФАП ачылды, чөнки авыл халкының районга барып ярдәм алу мөмкинлеге юк. Үзебездә үк ике амбулатория, Шәрәмәт авылында җирле дәваханә бар. Соңгысында көндез дә, тәүлек буена да стационарда дәвалану мөмкинлеге каралган. Гомумән, ФАП авыл халкы өчен дә, район хастаханәләре өчен дә уңайлы”, дип белдерде Кама Аланы район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Валентина Окружкова.

Моннан ун ел элек кризис дип авыл мәктәпләре санын киметеп, балаларны хәтта утызар чакрым ераклыктагы авылларга, бистәләргә йөртә башлаганнар иде. Бүген гөр килеп торучы фельдшер пунктларына да күчкәннәр. Хәрәкәттә бәрәкәт дип авыл халкын җәяү бер авылдан икенчесенә йөртеп сәламәтләндерергә булганнар, күрәсең.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG