Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөгаллим хакимият курчагына әверелде


5 октябрь – укытучыларның һөнәри бәйрәме. Шатлыклы бәйрәмдә котлау сүзләрен кабул итү белән бергә заман укытучысының җәмгыятьтәге урыны, аның вазифалары вә бурычлары турында фикерләшергә бер форсат. Укытучыларның ник абруе төште? Ник аларны кирәккәндә дә, кирәкмәгәндә дә кулланалар? Укытучы үзен яклый аламы?

Ел да һәр укытучы 5 октябрьне шатланып көтеп ала. 1 сентябрьне яңа киемнән каршы алган кебек Укытучы көненә дә туры китереп мөгаллимәләр арасында яңа күлмәген киючеләр шактый. Шуңа да аны үзара “күлмәк бәйрәме” дип атаучылар бар. Елның бу көнендә укытучы бераз иркен сулыш ала. Котлаулар кабул итү, матур сүзләр ишетү, рәхмәт хатларын алу, бәйрәм концертын карау, мул табында күңел ачу (монысы еш кына укытучыларның үз акчасына оештырыла) – барысы да алар өчен.

Мөгаллим соңгы елларда дәүләтнең солдатына әверелде

Ел әйләнәсендә укытучы балаларга белем бирү белән мәшгуль, ул көне-төне балаларның бетмәс мәшәкатьләре белән мәш килә. Тик авыр хезмәтенең никадәр өлеше аның төп вазифасы – укыту һәм тәрбия бирү белән бәйле? Кызганыч, ләкин мөгаллим соңгы елларда дәүләтнең төп коралына, солдатына әверелде кебек. Авылда да, шәһәрдә дә бер үк галәмәт. Кайда тамашачылар белән залны тутырырга кирәк – шунда укытучылар, кайда эшче куллар кирәк – аптырап тормыйлар, әнә, укытучылар бар бит, күз буяу өчен оештырылган сайлау эшен оештыруны кемгә йөклиләр – әлбәттә, укытучыларга!

Укытучыларны "массовка"ларда куллану гадәти күренешкә әйләнде. Без моңа аптырамыйбыз да кебек, җәмгыять тә күнекте, укытучылар үзләре дә каршы дәшми. Әле бер таныш укытучым: "Зал тутыра алмаган җырчыларның концертларына алган билетларны санасаң, шифаханәгә барып кайтырлык сумма җыелыр иде!" ди. Артистлар районга килә, ә билетлар сатылмый. Болай хур булырга ярамый: районыбыз сәнгатьне өнәми булып чыга, ләбаса... Кемне жибәрәсе? Әлбәттә, укытучыларны! Алар күп тә, каршы да килми. Үзләре белән берничә “тәртиплерәк” укучыларын алып барсалар, тагы да хуп. Хакимият проблемны бик җиңел хәл итә.

Биш кеше дип "өстән" кушылган икән, димәк шушы санны тутырырга тиешбез

Үземнең дә “ачы" тәҗрибәләрем күп булды. Шәһәрдә танылган шагыйрьнең иҗат кичәсе уза. Һәр мәктәптән биш татар теле укытучысы барып залны тутырырга тиеш. Ә без мәктәптә нибары дүртәү. Биш кеше дип "өстән" кушылган икән, димәк шушы санны тутырырга тиешбез. Һәр кешене теркәп баручы бар. Безгә ияреп биология укытучысы барды, әмма алдан килештек: исемлеккә теркәлү белән, залдан чыгып китүне оештырырга кирәк, чөнки мәктәптә чыгарылыш кичәсе уздырасы бар. Инде ишектән чыктык кына дигәндә, "эләктек". Мәктәпкә карата ишетмәгән янаулар калмады...

Төрле ярышларда буш залларны тутыруны да укытучылар тәэмин итә. Укучыларны транспортта алып баруны оештыру, ата-аналарны күндерү – бөтенесе укытучы җилкәсенә төшә. Ата-аналар тарафыннан ризасызлыклар белдерүче булса (әйе, андыйлар да була), монда да укытучы җаваплы. Янәсе, мәгълүмат дөрес җиткерелмәгән. Ата-аналарны ризалату – укытучы бурычы, дип аңлатыла.

Ел дәвамында мондый чараларның иге-чиге юк, ә яңалары өстәлеп тора. Мәҗбүри бәйгеләрдә катнаштыру, гәҗит-журналларга яздыру, китап алдыру – һәр район ничек булдыра, үзенчә кылана. Әмма авылда, район үзәкләрендәге мөгаллимнәргә йөкләнгән өстәмә бурычлар шәһәрдә эшләүче укытучыларга төшенә дә кермәгәндер. Кызганычка, саладагы мөгаллимнәргә күбрәк элегә.

Укытучы – агроном гына түгел, әле оста сәүдәгәр дә!

Зәй укытучылары сөйләгәннәрдән. Казандагы агросәнәгать паркында ел да уздырыла торган көзге ярминкәне оештыруга да мөхтәрәм укытучылар җәлеп ителә. Укытучылар өчен бу чара инде "матур традициягә" әверелгән. Ә эш тәртибе болайрак: башта һәр укытучы үз бакчасында үстергән яшелчә, җиләк- җимешне мәктәпкә алып килә (укытучы әле агроном сәләтенә дә ия булырга тиеш, күрәсең), әкренләп уку йортында тауар туплана. Аннары берничә укытучы Казанга барып, шушы тауарны сата. Агроном гына түгел, әле оста сәүдәгәр дә! Татарстанның Зәй районы укытучылары авыл хуҗалагы хезмәткәрләреннән дә ким түгел булып чыга. Сатудан кергән акчасы да, ичмасам, үз кесәләренә түгел, ә гомум казнага салына. Ул акча кайда, кемгә китә – билгесез. Сүз уңаеннан, Казанга бару, анда туклану, кунакханәдә яшәү чыгымнарын да укытучы үзе каплый.

Фронтның алгы сызыгында – хакимиятнең каршы дәшмәс яугирләре – укытучылар!

Быелгы сентябрь аенда укытучыларның белем бирүгә күпме вакыты калды икән дип аптырыйм. 200 сумлык акчага Казанның сурәтен урнаштыруга ирешү өчен көрәш бик киеренке бара. Бу, әйтерсең лә, сугыш кыры, фронтның алгы сызыгында – хакимиятнең каршы дәшмәс яугирләре – укытучылар! 200 сумлык купюраларда Казан сурәтен бастыруга ирешү өчен тавыш җыю йокысыз төннәргә, чираттагы баш авыртуына әверелде. Укучыларны тавыш бирүгә күндерүгә өйрәнгәннәр инде алар. “Шул кадәр бала тавыш бирде” дип җитәкчелеккә SMS хисап юллаулары да автомат рәвештә башкарыла. Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә тавыш бирүгә чакырган флешмоб узды. Монда да шәһәр халкы исеменнән укытучылар, мәктәп балалары эшкә җәлеп ителде. Флешмоб балалар дәрестә утырып укытучының сабагын сеңдереп утырырга тиешле вакытта оештырылды. Туктамый койган яңгыр булса да, мөгаллимнәр, тәрбиячеләр, укытучылар, укучылар урамга куып чыгарылды.

Кәгазь боткасына чумган укытучының бала күңелен күрергә вакыты калмый

Укытучыга йөкләнгән кәгазь эшен әйтеп тә торасы түгел. Бер бармакны селкеткән өчен дә укытучы хисап бирергә тиеш. Иң элек ул бармак селкетүнең нинди максатлардан чыгып башкарылганы турында план төзи, аннары шул бармакны селкетә, аннары бу процессның үтәлеше турында хисап-анализ яза, эшне ничек яхшырту турында кабат план төзи... Кәгазь боткасында бала белем үзләштердеме-юкмы икәнен дә белмисең, ә иң мөһиме – аның күңелендә нинди хисләр давылы булганын, нинди уйлар белән бимазалануын аңларга, күреп алырга вакыт калмый...

Бала өчен укытучы – үрнәк. Баланың шәхес буларак формалашуда укытучының роле дә гаять зур. Хәзерге белем бирү таләпләре нигезендә укытучы – хөр фикерле, ватанпәрвәр, киләчәк буынны тәрбияләргә тиешле шәхес. Әмма укытучы үзе ирекле фикер йөртә аламы? Аның сүзе чынлыкта никадәр үтемле? Бу җәмгыятьтә мөгаллим абруе бармы? Ул хакимиятнең абсурд уеннарында катнашып, балаларга гаделлек, хакыйкатьнең өстен булуы, кеше азат яшәргә, лаек тормыш алып барырга, аның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, золымны күргәндә күз йоммаска, әйтергә, хатаны танып төзәтергә тиеш, гафу үтенә белергә кирәк дип сөйли аламы? Сөйләсә дә үзе бу сүзләргә ышанамы?

Эльза Нәбиуллина, укытучы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG