Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:40

"Җилкәнсезләр" режиссёры Цхвирава: "Совет халкы" дигән милләт юк. Татар бар"


"Җилкәнсезләр" спектакленнән

"Җилкәнсезләр" спектакленнән

8 октябрь Казанда Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектакле премьерасы була. Әсәр Камалда өченче мәртәбә куелса да, быелгысы үзенчәлекле, аны Омски драма театры режиссеры Георгий Цхвирава сәхнәләштергән. Азатлыкка ул татарлар язмышы белән ныклап кызыксынуын, "Җилкәнсезләр" нең илдәге бүгенге вазгыять белән тәңгәл килүен әйтте.

Кәрим Тинчуринның 1926 елда иҗат ителгән "Җилкәнсезләр" сатирик комедиясе инде күптән татар классикасы җәүһәрләре исемлегендә. Әсәр 1917 елның инкыйлабына кадәрге һәм аннан соңгы татар тормышын сурәтли. Азатлык, иркенлек тоеп алган милләтнең таркалу тарихы татарларда түгел, ә башка милләт режиссерында кызыксыну уяткан. Омски драма театры режиссеры Георгий Цхвирава бу әсәрне үзе сайлый һәм сәхнәләштерергә алына.

"Спектакль татарлар өчен кызыклы, хәзерге заманда бигрәк тә. "Совет халкы" дигән милләт юк. Татар, чуваш, мари бар. Татарларга үз милли идеяләре мөһим. Тинчурин әсәрендә 1917 елны тасвирлый. Ул елда ил, дөнья, аның белән күп кенә милләтләр, шул исәптән татар милләте дә асты өскә килә. Пьесаны алырга дип миңа беркем дә тәкъдим итмәде.

Минем Казан белән бәйләнешем бар, монда эшләгән идем, шуңа күрә татар драматургиясе белән таныш. Татар классикасы белән эшләргә теләгән идем һәм җай да чыкты. Суз уңаеннан, мин рус театрында да 1917 ел турында "Мария Бабель", Горькийның "Враги" әсәрләрен куям. Бүгенге көндә тарихка борылып, киләчәк сорауларына җавап эзләргә кирәк", дип сөйләде Азатлыкка "Җилкәнсезләр" режиссёры Георгий Цхвирава.

"Җилкәнсезләр"дән күренеш

"Җилкәнсезләр"дән күренеш



Георгий әфәнде сүзләренчә, ул татарларга бик якын. Аның улы татар кызына өйләнгән, хәзер телне өйрәнә, оныгы да яртылаш татар. Шуңа татарны хөрмәт итеп пьесадагы һәр фактны, һәр тарихи вакыйганы тикшереп, текстны тирәнтен өйрәнгән. Бәлки бүген "Җилкәнсезләр"не һәм анда яшеренгән сорауларга җавапны Георгий әфәндедән дә яхшырак белүче юктыр.

"Бу спектакльдә киләчәктә килеп чыгарга мөмкин сорауларга җавап бар. Ләкин театрның бурычы – сорау кую, ә җавапны тамашачы үзе табарга тиеш", диде ул, серне чишмичә генә.

Режиссёр фикеренчә, әсәрдә ике кульминацион урын бар. Беренчесе – татарларның туган җиреннән, Казаннан читтә, Омски шәһәре кырыенда, Колчак белән бәйләнештәге күренешләр. Икенчесе – Сөнгатьнең җиңелүе. Аның урынына Зәйнетдин килә. Ул биредә НЭП чорын гәүдәләндерә. Аларга милли сораулар кызык түгел, иң мөһиме – акча. Әсәрдәге төп фикерләрнең берсе – кешелекне милли идея генә коткара ала. Азатлыкның "Бүген татар халкы нинди хәлдә дип уйлыйсыз?" дигән сорау Георгий әфәндене иң элек сүзсез калдырды, аннан уйлап кына җавап бирде.

"Миңа бу хакта фикер әйтү авыр, чөнки мин Казанда яшәмим. Спектакльны исә мин дөньядагы, дәүләттәге вакыйгаларны шәхси тоемлавыма таянып куям. Урам буйлап барыгыз әле, бөтен җирдә Макдональдс кафелары. Татарстанда кыстыбый, Грузиядә лобио ашарга кирәк! Минемчә, милли әйберләрдән ераклашырга ярамый. "Совет халкы" дигән милләт юк. Татар, чуваш, мари бар. Спектакльдә дә бу хакта әйтелә", ди ул.

Режиссер сүзләренчә, пьесса сатирик булса да, татардан көлү юк. Киресенчә, татар бары тик яхшы яктан гына күрсәтелә. Сатирадан бигрәк, биредә трагедия, драма күбрәк чагыла.

"Җилкәнсезләр"дән күренеш

"Җилкәнсезләр"дән күренеш

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикеренчә дә әсәрдәге хәлләр бүгенге көнгә аваздаш.

"Тинчурин кайбер геройлардан көлә. Ләкин тарих күрсәткәнчә, ул көлгән, көлмәгән геройлар соңгы күренештә барысы да бер җирдә туплана – Сталин төрмәләрендә, лагерьларда. Бөтен татар элитасы берзаман эшсез, аңа бу илдә урын калмады. Бу спектакльдә дә күренә. Ә инде 2016 елда алардан көлеп булмый – тарихи дөреслек бозыла, чөнки безнең хәзер тарихи белемебез бар.

Гомумән, "Җилкәнсезләр"дәге хәлләр бүгенге заман белән тәңгәл килә, дөньяда, илдә хәлләр коточкыч. Кем хаклы, кем гаепле, кыйблабыз кайда, кемгә ышанырга, бу көннәрдә әйтеп булмый. Спектакльдә тискәре геройларның сүзләре дә киләчәкне алдан хәбәр итү кебек яңгырый. Безгә кисәтү ясый, Тинчуринның аянычлы язмышын да без беләбез. Бик күп шәхесләребез шәхес культы корбаннары булып дөньядан китә”, ди Игъламов.

Аның фикеренчә, әлегә бу әсәрне тамашачыларның ничек кабул итүен әйтү кыен. Һәрхәлдә алар яхшыга өметләнә, теле аңлаешлы, көлкеле урыннар да бар.

Әлеге әсәрдә бүгенге көн белән параллельләр күп булса да, моңарчы пьесага тиешле игътибар булмаган. Камал театрында ул ике тапкыр куелган: беренчесе – 1926 елда, аннан соң – 1958дә. Сиксәненче елларда Әлмәт театрында да зур уңыш белән барган. 1960 ел ахырында Ширияздан Сарымсаков "Җилкәнсезләр"не русчага тәрҗемә итеп Качалов театрында сәхнәләштергән булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG