Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халыкны куллануның яңа оятсыз дәрәҗәсен күрсәтте


Казанда алданган фатир хуҗалары Русия акчасына төзелеп бетмәгән йорт сурәтен төшереп протест чарасына чыкты
Казанда алданган фатир хуҗалары Русия акчасына төзелеп бетмәгән йорт сурәтен төшереп протест чарасына чыкты

Хакимиятләр административ ресурс куллануны көннән-көн киңрәк җәелдерә. Ачыктан-ачык файдасыз эшләр, Русиянең яңа кәгазь акчасына Казан сурәтен кертү өчен халыкны тавыш бирергә мәҗбүр итү - административ манипуляциянең яңа һәм оятсыз дәрәҗәсе.

7 октябрь Русиядә яңа кәгазь акчага сурәте урнаштырылачак шәһәрләрнең бәйгесе тәмамланды. Бу бәйге соңгы берничә ай дәвамында барды һәм Русиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да гел шау-шу чыгарып кына торды. Җирле хакимиятләр Казан сурәтен акчада күрер өчен киң күләмле PR-кампания алып барды.

Пиарчылар нәрсә генә майтарып карамады, кулланылмаган ысул калмады кебек: урамдагы һәм интернеттагы флешмоблар, телевидение һәм матбугаттагы реклам, президентның инстаграм сурәтләре, түләнгән блогерлар, Рамзан Кадыров һәм Николай Валуевның фотолары һәм хәтта аякка ясалган татуировкалар. Республика бәйгедә җиңәр өчен күпме акча сарыф иткәненең төгәл саннары билгесез, ләкин мондый кампаниянең арзан булмавын җиңел аңларга була.

Чират СМС ярдәмендә тавыш бирүгә җиткәч бюджет хезмәткәрләрен гадәттәгечә мәҗбүриләп тавыш бирдерттеләр. Тавыш биргән кеше җитәкчесенә кушылган эш башкарылганны дәлилләүче скриншот та җибәрергә тиеш булган. Ә кайбер җирдә мәктәп хезмәткәрләрен кич мәктәпкә җыеп, телевизор каршында тавыш бирдерткәннәр.

Ә нәтиҗәдә боларның берсенең дә файдасы булмады, Казан бәйгедә җиңмәде.

Халык ярдәме, тавышы кирәк булганда бездә административ ресурсны куллану беркемне дә гаҗәпләндерми. Ләкин әлеге бәйгедә дә халыкны мәҗбүриләп эшкә җигү - бу инде яңалык.

Ни өченме? Чөнки Казан сурәтенең кәгазь акчасында урын алуы Казанда, Татарстанда яшәүчеләргә бернинди дә файда китерми. Менә хәзер кесәгездәге 500 сумлык акчада нинди шәһәр сурәтләнгән, дип сорасалар, кайсыбыз дөрес җавап бирә ала икән? Нинди акчада нинди шәһәр булуын күп кеше хәтерләп тә бетерми. Берничә айдан ул яңа 200 сум һәм 2000 сумлык акчаларда нинди шәһәр булуын да онытачаклар.

Яңа акчадагы Казан сурәте Татарстанның Русиядәге абруен арттырачак дип халыкны тавыш бирергә чакырдылар. Бюджет хезмәткәрләре акчалардагы Казан сурәтенә түгел, ә ул акчаларга, ягъни хезмәт хакларының артуына мохтаҗ. Татарстан хезмәт хакы күләме буенча Русиядә хәзер 31нче урында. Узган елга караганда фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр саны 8% арткан. Республикада бүген 293 мең кеше 8141 сумнан азрак хезмәт хакы алып яши. Шундый шартларда халыкны мәҗбүриләп тавыш бирдертү оят түгелме?

Сайлауларда административ ресурсны куллану, аның ярдәмендә хәрәмләшүне "аклап" була, чөнки түрәләр хакимияттә калырга тели, аларның төгәл максаты бар. Ягъни бу орчакта да халыкны мәҗбүриләүнең билгеле бер файдасы бар. Хәтерләсәгез, "Казан-Арена" стадионын төзегәндә халыкны районнардан автобусларга утыртып алып килеп, аларны төзелеш, җыештыру эшләрендә катнаштырганнар иде. Хәтта бу ямьсез очрак та халыкны акча бәйгесендә тавыш бирдертүдән "файдалырак" эш сыман тоела.

Ирек Уразаев, Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG