Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:47

Франция тарафыннан әзерләнгән һәм АКШ белән Британия яклаган резолюция өчен шураның 11 әгъзасы хуплап тавыш бирде.

Русия БМО Иминлек шурасының Сүриянең Хәлеб шәһәрләрендә хәрби очышларны тыю турындагы резолюциягә вето салды. Франция тарафыннан әзерләнгән һәм АКШ белән Британия яклаган резолюция өчен шураның 11 әгъзасы яклап тавыш бирде, икесе каршы булды (Русия һәм Венесуэла), тагын икесе тотылып калды. Русия БМО Иминлек шурасының даими вәкиле булып тора, шуңа аның каршы тавыш бирүе ветога тиң.

Документ каралыр алдыннан Франция президенты Франсуа Олланд резолюциягә каршы чыгучы бөтен дөнья алдында үзен фаш итәчәк дигән иде.

Русия альтернатив өлге буларак Хәлебның көнчыгыш өлешеннән коралланган исламчылар төркемен чыгаруны тәкъдим итте, әмма Иминлек шурасы аны якламады: тугыз ил каршы тавыш бирде, дүртесе хуплады, икесе тотылып калды.

XS
SM
MD
LG