Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә машина шартлавы нәтиҗәсендә 18 кеше һәлак булды


Шартлаткыч куелган машина Төркиянең Гыйрак һәм Иран белән чигендәге Һаккәри вилаятенең тикшерү пункты янында шартлаган.

Якшәмбе көнне Төркиядә машина шартлауда 18 кеше һәлак улган, 30лабы төрле җәрәхәтләр алган. Ил премьер-министры Бинали Йылдырым хәбәр итүенчә, корбаннар арасында тыныч халык бар.

Шартлаткыч куелган машина Төркиянең Гыйрак һәм Иран белән чигендәге Һаккәри вилаятенең тикшерү пункты янында шартлаган. Премьер-министр сүзләренчә, машинада биш тонна шартлаткыч булган. Бер генә төркем дә һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады. Әнкара әлеге һөҗүмдә "Көрд эшче фиркасен" гаепләде.

Һөҗүм булган районда көрд хәрби берләшмәләре урнашкан.

XS
SM
MD
LG