Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башнефть хиссәләре Роснефтькә сатылды


Башнефть насослары
Башнефть насослары

10 октябрь Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев Башнефть хиссәләрен Ростнефтькә сату турында күрсәтмә имзалаган. Анда Башнефть хиссәләренең 50,0755 процентын сату әйтелгән.

Сату-алуның акчалата күләме 329 миллиард 690 миллион сум диелә. Дмитрий Медведев ул акчаларның 14 октябрьгә кадәр күчереләчәген дә белдергән.

Башнефтьнең дәүләт өлеше сатылачагы турында хәбәрләр ел буе тынмады. Дәгъва итүчеләр арасында чит илләрдән французларның Total, британнарның BP, Shell британ-нидерланд компаниясе, Eni итальян, Норвегиянең Statoil компанияләре, Русия компанияләреннән Газпром, ЛУКойл, Татнефть, Сургутнефтегаз һәм Роснефть дәгъва иткән иде. Азак иң төп көндәшләр булып Роснефть һәм ЛУКойл калды. 1 август Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев Башнефтьне хосусыйлаштыруны кичектерү турында карар чыгарды. Аналитиклар моны бу ике дәгъва итүчеләр арасында ЛУКойл алдан баруы, хөкүмәтнең исә Роснефтькә өстенлек бирүе белән аңлатты.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин Азатлыкка шуларны белдерде:

"Без, Башкортстан татарлары, Башнефтьне Татнефть сатып алуын бик теләсәк тә, Русия җитәкчелегенең үз уеннары, үз стратегиясе. Бу сату-алудан нәрсә көтәргә? Беренчедән, Башнефтьнең үзәк офисының Уфадан Мәскәү йә Петербурга күчерелүе ихтимал. Икенчедән, заманында бу тармак Урал Рәхимов кулында чакта, Башнефть җитәкчелегендә башкорт вәкилләре күп иде. Ул 2009 елда Владимир Евтушенков җитәкләгән Система компаниясе кулына күчкәч, милли кадрлар кыскартылды, хәзер соңгы милли кадрлар да җитәкчелектән кысрыклап чыгарылыр дип уйлыйм.

Башнефть канун буенча каралган салымнарны түләячәк, хәйрия эшчәнлеге дә планда каралганча дәвам итәчәк. Шулай булгач, халыкка бу сату-алудан ниндидер зур югалтулар көтәргә кирәкми."

XS
SM
MD
LG