Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Усад халкы: "Без капка төбендә зират үсүгә каршы"


Казан янәшәсендәге Лаеш районы Усад авылы халкы өй каршыларындагы зиратның киңәя баруына ризасызлык белдерә. “Безнең капка төбендә хосусый зират бар кебек, тик анда безнең бистә кешеләре юк, шәһәрдән алып кайтып күмәләр. Ел саен диярлек аның мәйданын киңәйтәләр, капка төбебезгә килеп терәлде инде”, ди алар аптырап.

Инде ун ел дәвамында Лениннар гаиләсе көн саен диярлек "күршеләрен" соңгы юлга озата. Моның өчен өйдән чыгасы да юк: тәрәзәдән карап була. Бирегә күченгәндә зират коймалары еракта булган, шуңа күрә андый “күршелек” аларны куркытмаган да, биздермәгән дә. Хәзер исә Солнечная урамындагы йортлар белән зират арасында нибары 20 адымлап кына ара калган.

Балаларыбыз кеше җирләүне күреп үсә

“Мин тәрәзәдән яңа казылган каберләр, җирләү йолаларын карап торырга мәҗбүр – коточкыч күренеш. Әле бит һәр йортта кечкенә балалар бар. “Нишлиләр алар?” – дип сорый балалар, аларга аңлатырга кирәк бит”, дип сөйләде Усады бистәсендә яшәүче Оксана Ленина.

Җир сатып алганда, хакимияттән: “Зират мәйданы зураймасмы?” дип сораган булганнар. “Юк, бу зират ябылачак” дигәннәр. Димәк, биредә, зират тулгач, яңа каберләр казу, мәйданны киңәйтү тыелган. Сүздә бер, чынлыкта икенче төрле булып чыккан: зират тулу белән, коймаларны сүтеп, буш мәйданны ала башлыйлар.

“Бу зират инде 15 ел элек тулган иде. Монда шәһәр кешеләрен алып кайтып җирлиләр. Элек зират белән урам арасында рәхәтләнеп йөри идек, коймалар да юк иде. Ә хәзер... Ершов урамындагы зиратны япкан булсалар да, анда барыбер көн дә кемнедер җирлиләр бит, бездә дә шул ук хәл. Шәһәр халкына урын җитми", дип сөйләде Александр әфәнде.

Диана ханым яңа каберләрнең зарары турында борчылып сөйләде, җирле хакимиятнең сүзендә тормавын әйтте.

Яңа каберләрдән зыянлы матдәләр чыгарга мөмкин, куркыныч

“Балаларыбыз җәен бакча артында уйнарга ярата, бассейннар куябыз. Алар шунда көлә дә, җырлый да, ә койма артында шомлык. Бакчада үскән яшелчәләр өчен борчылам: яңа каберләрдән зыянлы матдәләр чыгарга мөмкин, куркыныч. Ике ел элек язма рәвештә тимер-бетон коймалар куюны сораган идек. Өметләндереп кенә калдылар”, диде ул.

Ике ел элек зиратны тагын киңәйтмәкче булганнар, әмма Усад активистлары экологик экспертиза ясатканнар. Аның нәтиҗәләре нигезендә, зиратны ябарга кирәк дигән карар чыгарылган. Тик сентябрь ахырында эшчеләр килеп, зират тирәсендәге агачларны кискәннәр, коймаларны сүтеп алганнар. Халык тагын борчуга калган.

Усады авылы кергән Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Ольга Евдокимова башта Азатлыкка, авыл җирлеге рәисе урынында түгел, зиратның мәйданы арттырыламы юкмы, халык нәрсәгә ризасызлык белдергәнен белмибез, дип әйтсә, бераздан фикере үзгәрде.

“Без зиратны киңәйтергә җыенмыйбыз. Монда гомумән башка төрле эшләр алып барыла: кадастр планы нигезендә зиратның һәм янәшәдәге хосусый биләмәләрнең чикләрен билгелибез. Бары шул гына”, дип җавап бирде Ольга Евдокимова.

Зират белән хуҗалык арасы 100 метрдан ким булмаска тиеш

Санитар нормалар нигезендә, зират белән хосусый хуҗалык арасы 100 метрдан да ким булмаска тиеш. Ә консервацияләнгән зират белән хосусый биләмә арасы 25 метрга кадәр калырга мөмкин, анда да соңгы җирләү 25 ел элек булган очракта гына. Ә хәзер Солнечная урамындагы хуҗалыклар белән зират арасы 20 адым чамасы – кагыйдә бозылган.

Канун бозып казылган каберләрне беркем дә җир белән тигезләмәс инде. Ташларына күз салсак, Җәләлетдинов кебек татар фамилияләре дә очрый, тәреләрнең күплеге монда күпчелек христианнарның күмелүен дәлилли. Усад авылы халкына әлегә тәрәзәдән шул каберләргә карап яшәргә, балалар үстерергә туры килә.

XS
SM
MD
LG