Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

14 октябрь иртән озак авырудан соң Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова вафат булды, дип хәбәр итә Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге.

Наҗия Теркулова 1929 елның 25 августында Әстерхан шәһәрендә туа. 1957 елда ул Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый һәм Татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрелә.

1959 елда ул Абай исемендәге Казакъ дәүләт академия опера һәм балет театрына (Алматы) солист итеп чакырыла. Биредә ул Тлендиевның “Алтын таулар”, Брусиловскийның “Кыз-Җибек” операларын сәхнәләштерүдә катнаша. Шулай ук казакъ радиосының эстрада оркестры белән чыгыш ясый.

1962-1965 елларда Калинин өлкә академия филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясендә солист-вокалист була.

1966 елда ул Татарстан мәдәният министрлыгы чакыруы белән Казанга әйләнеп кайта, үз эшчәнлеген филармония әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә дәвам итә. Җырчыны гастрольләргә бай иҗади тормыш үзенә тарта.

Наҗия Теркулованың репертуарында бик күп милләт композиторларының әсәрләре бар иде. Татар композиторларының җырларын ул аеруча бер җылылык, эчкерсезлек белән башкарды. Аның башкаруында яңгыраган бик күп җырлар татар музыкасының алтын фондына керде.

Филармониядә озак еллар эшләп 1991 елда пенсиягә чыккач та ул иҗади эшчәнлеген туктатмады, концертларда, төрле очрашу кичәләрендә катнашты.

Җырчы 15 октябрьдә Казанның Киндери мөселман зиратында җирләнәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG