Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак Мосулны азат итү чарасы башлануын белдерде


Гыйрак хәрбиләре Мосул шәһәренә һөҗүмгә әзерләнә, 17 октябрь, 2016 ел
Гыйрак хәрбиләре Мосул шәһәренә һөҗүмгә әзерләнә, 17 октябрь, 2016 ел

Шәһәр тирәсендә халыкны шаукымга бирелмәскә һәм өйләрендә качып торырга чакырып кәгазьләр таратылган.

Гыйрак премьер-министры Хәйдәр әл-Абади илнең төньягындагы Мосул шәһәрен “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркемнән азат итүне башлау турында белдерде.

Элегрәк әл-Абади моны хәлиткеч сугыш булачак дип бәяләгән иде.

Соңгы атнада Гыйрак гаскәре Мосулга һөҗүм итүгә әзерләнде. Җомга алгы урыннарга махсус гаскәрләр урнаштырылды. Шәһәр тирәсендә халыкны шаукымга бирелмәскә һәм өйләрендә качып торырга чакырып кәгазьләр таратылган.

Якшәмбе АКШ җитәкчелегендәге халыкара коалиция һава көчләре террорчылар позициясенә һөҗүмнәр оештырды.

Күптән түгел Пентагон Мосул шәһәрен “Ислам дәүләте” сугышчан төркеменнән азат итүдә катнашу өчен Гыйракка 615 америка хәрбиен җибәргән иде.

БМО кисәтүенчә, хәрби операция аркасында 1,5 миллионга кадәр тыныч халык зыян күрергә мөмкин. БМО баш сәркатибе урынбасары Стивен О'Брайен ике якны да тыныч халыкны сакларга һәм кирәкле ярдәм алу мөмкинлеген тудырырга чакыра. Юкса, миллионлаган кеше Мосулдан качып китәргә мәҗбүр булачак, ди О'Брайен.

“Ислам дәүләте” төркеме Мослуны 2014 елның июнендә басып алган иде.

XS
SM
MD
LG