Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның дәүләт бурычы ел башыннан 3,8 млрд сумга арткан


Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин
Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин

Татарстанның дәүләт бурычы 2016 елның 1 октябренә 95,1 млрд сум тәшкил иткән, бурыч өстәмә кредитлар алу хисабына арткан.

Ел башыннан федераль казнадан өстәмә бюджет кредитлары алу сәбәпле Татарстан республикасының дәүләт бурычы 3,8 млрд сумга арткан. 95,1 млрд сумның 66,9 млрды, ягъни 70 проценты - озак вакыт дәвамында түләнә торган бурыч (2023 елга кадәр).

Рубль бәясе үзгәрү сәбәпле Татарстанның дәүләт гарантияләре бурычы 0,3 млрд сумга арткан дип белдерә Татарстан финанс министрлыгы.

2016 елның 9 аенда Татарстанның гомумказнасына 164,9 млрд сумлык табыш кергән. Чыгымнар 169 млрд сум тәшкил итә.

Бүген Татарстан финанс министрлыгында 9 айның финанс күрсәткечләренә йомгак ясауга багышланган җыелыш уза.

XS
SM
MD
LG