Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ана һәм бала сәламәтлеген саклауга чыгымнарны өч тапкыр киметмәкче


2019 елга кадәр Русия хөкүмәте ана һәм бала сәламәтлеген саклау програмына каралган чыгымнарны өч тапкырга киметергә җыена.

Яңа бюджетның аңлатмасында хөкүмәт 2017 елда “2013-2020 елларда ана һәм бала сәламәтлеген саклау” програмының бюджетын 4,7 млрд сумнан 2,1 млрд сумга кадәр киметүне планлаштыра диелгән.

Програм 2013 елда аналар һәм балалар үлемен киметү, сәламәтлекләрен яхшырту һәм ВИЧ инфекциясенең анадан балага күчүен булдырмау максатыннан кабул ителгән иде.

Програм нигезендә якын өч елда 17,5 млрд акча тоту планлаштырылган иде, ләкин чыгымнар 6,1 млрд сумга кадәр киметеләчәк.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы дефицитны кайбер башка програмнардан алып ябарга тиеш диелгән бюджет аңлатмасында. Мәсәлән, югары технологияле медицина ярдәмен камилләштерү програмыннан.

Ләкин югары технологияле ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән акчалар да киметелә: 2016 елда аны финанслауга 154,1 млрд сум бүленгән булса, 2017 елга 57,6 млрд сум гына бүлү каралган.

Програмның бюджетын кыскарту аның финанслау механизмнарын үзгәртүгә бәйле диелә. Киләсе елларда аның өчен акчаны Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан алырга тәкъдим ителә.

RNC Pharma ширкәте вәкиле Николай Беспалов фикеренчә, ана һәм бала сәламәтлеге өчен чыгымнарны кыскарту кайбер перинаталь үзәкләрне төзеп бетерү белән дә бәйле. Ничек кенә булмасын, “кыскартудан качып булмас иде, чөнки бюджетта дефицит” ди Беспалов.

Сәламәтлек саклауга чыгымнарны киметү җәмгыятькә дә, икътисадка да тискәре йогынты ясаячак, ди “Фармацевтик инновацияләр” оешмасы җитәкчесе Вадим Кукава. Әгәр дәүләт ВИЧ таралуга каршы чараларга экономияли икән, димәк, авыру балаларны кыйммәтле дарулар белән тәэмин итүгә күбрәк акча түгәргә мәҗбүр булачак.

XS
SM
MD
LG