Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һуманитар тәнәфес" башланган Хәлебтә шартлаулар ишетелә


Хәлеб хәрабәләре
Хәлеб хәрабәләре

Сүриянең Хәлеб шәһәрендә пәнҗешәмбе иртән “һуманитар тәнәфес” башланды. Ул 11 сәгать дәвам итәчәк. Русия һәм Сүрия хөкүмәтләре әлеге вакыт аралыгында һава һөҗүмнәрен туктатып торулары турында белдергән иде.

Шәһәрдән тыныч халык һәм кораллы сугышчылар чыгар өчен берничә һуманитар коридор булдырылды. Ләкин, BBC Сүрия телевидениесенә таянып хәбәр иткәнчә, бер һуманитар коридор тирәсендә шартлаулар, атулар һәм сугышчылардан коралларын ташлауны таләп итү тавышлары ишетелә.

Сугышчылар шәһәрдән китәргә теләмиләр, чыгу - тулы капитуляция булачак дип саныйлар. Алар һуманитар коридорны БМО вәкилләре сакласын дигән таләп тә куялар.

Сишәмбе Русия Хәлебкә һава һөҗүмнәрен туктатып тору һәм 20 октябрьдә “һуманитар тәнәфес” оештыру турында белдергән иде. Президент Владимир Путин Берлинда Франция һәм Германия башлыклары белән очрашуда, әгәр сугышчылар утка тотуны яңадан башламасалар, “тәнәфес” Русия ягыннан да озайтылырга мөкин, диде.

Шул ук вакытта НАТОда Русия һава көчләре һәм Сүриянең хөкүмәт гаскәрләре ике атнадан соң Хәлебкә һөҗүмнәрне арттырыр дип борчылалар. Мәскәү бөтен Төньяк флотын һәм Балтыйк флотының бер өлешен әлеге төбәккә тарта, дип яза Reuters.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Бәшәр Асад режимы Русия теләктәшлегендә шәһәрнең бөтенләй бушап калуын тели һәм аны тулысынча үз контроле астына алмакчы дип белдерә. Хокук якалучылар Берләшкән милләтләр оешмасын Хәлеб халкын юк итүне туктатуда кулдан килгәннең барысын да эшләргә чакыра.

Русияне Сүриянең кешеләр күпләп яши торган төбәкләренә һава һөҗүмнәре оештыруда күп тапкыр гаепләделәр. Кремль исә һөҗүмнәр Русиядә тыелган “Ислам дәүләте” төркеменә генә юнәлтелгән дип белдерә.

XS
SM
MD
LG