Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

"Сәламәтлек" фонды: Русия хастаханәләрендә урыннар киметелү сәбәпле үлем-китемнәр саны арткан


2015 елда Русия хастаханәләрендә алдагы ел белән чагыштырганда 24 мең кешегә күбрәк кеше үлгән, диелә "Сәламәтлек" ("Здоровье") бәйсез мониторинг фонды хисабында.

Фонд белгечләре хастаханәләрдә авырулар ята торган урыннарны кыскарту үлем-китемнең артуына сәбәп булырга мөмкин, диләр.

Былтыр Русия хастаханәләрендә 41 мең урын бетерелгән, а 2013 елдан башлап – 100 меңнән артык. Шуңа күрә авырулар хастаханәләргә вакытында эләгә алмый, диелә хисапта.

Бигрәк тә авыл җирлегендә хәлләр мөшкел. Авылларда иң беренче чиратта кардиология, неврология һәм пульмонология бүлекләрендә урыннар кыскарган. Нәтиҗәдә, инфаркт яки инсульт белән авырулар гомумтерапия бүлекләренә җибәрелә, ә анда махсус ярдәм күрсәтүчеләр дә, күрсәтү чаралары да юк, ди фонд башлыгы Эдуард Гаврилов.

XS
SM
MD
LG