Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман хатын-кызлар гимназиясе ачылды


Казанда хатын-кызлар гиманазиясе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00

21 октябрь көнне Тукай урамында урнашкан Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте резиденциясендә хатын-кызлар өчен гиманазия ачылды. Төп максат - уртак кызыксынулар табып бергә аралашу һәм төрле проблемнарны хәл итү. Бирегә төрле яшьтә булган хатын-кызлар җыелды, иң кечкенәсе 10нчы класста белем ала, барлыгы 35-40 кеше булды. Кайберәүләр ислам дине турында күбрәк мәгълүмат алып, яңа дуслар эзләп килгән. Беренче очрашуның кунагы Ән-нисә хатын-кызлар сайты җитәкчесе, Татарстан мөфтиенең хатыны Лола Сәмигуллина иде.

Гимназиягә килгән мөслимәләр ике сәгать буена Лола ханымга төрле сораулар биреп бергә вакыт үткәрде. Әлеге очрашуга психолог Рүзилә Әхмәтьянованы да чакырдылар. Ул килгәннәрне арт-терапия белән таныштыра башлаган вакытта, мөфти хатыны килү сәбәпле, Рүзиләне бүлдереп сүзне Лолага бирделәр.

Бүгенге көндә мөслимәләрне нинди проблемнар күбрәк борчый дигән сорауга Лола, күпхатынлылык, ир белән уртак тел таба алмау, аерылышу проценты артканы турында әйтте.

Килгәннәрнең яшенә карап Лола Сәмигуллинага биргән сораулар да төрле иде. Кемнедер Лоланың яше кызыксындырды, кемнедер ничек исламга килүе, олырак яшьтәге ханымнар балаларны тәрбияләүгә кагылышлы сораулар бирде.

Сорауларның берсе: ТР МДН тарафыннан комплекс ачу, шул комплекста балалар бакчасы һәм мәктәп тә булачак дигән сүзләр дөресме? Бу сорауга яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова җавап бирергә тырышты: “Татарстан җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең комплексы биредә (Тукай урамы 38 йорт) урнашкан. Киләчәктә якында урнашкан Мөһәммәдия мәдрәсәсе дә шушы комплекска керәчәк, белгәнемчә, спорт залы ачылуы көтелә, ә мәктәп кая урнашыр икәнен төгәл әйтә алмыйм.” Димәк, андый мәктәп ачылуы-дөрес сүз, дип өстәмә биргән сорауга Айгөл Биктимирова “белмим”, дип җавап кайтарды.

Әлеге очрашулар атнага бер оештырылачак һәм һәр очрашуга төрле өлкәләрдә оста булган мөслимәләр килеп мастер-класслар да үткәрелүе көтелә. Ә мастер-классларның нәрсәгә багышлануын - гаиләдә булган проблемнарны хәл итәргә ярдәм кирәкме, ашарга пешерү курсларымы, күлмәк тегү дәресләреме, шәрыкъ биюләрен өйрәнүме-гимназиягә йөрүчеләр үзләре сайлаячак.

XS
SM
MD
LG