Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

Тәрҗемәханә: Һоббит, яки тегендә һәм монда


Инлиз телендә басылган беренче китапка әзерләнгән тышлыктан

Инлиз телендә басылган беренче китапка әзерләнгән тышлыктан

Татарчага әле генә тәрҗемә ителгән әсәрләр белән таныштыруны дәвам итеп сезгә британ язучысы Джон Рональд Руэл Толкинның балалар өчен язылган, 1937 елда дөнья күргән "Һоббит, яки тегендә һәм монда" ("The Hobbit, or There and Back Again") китабының "Көтелмәгән мәҗлес" исемле беренче бүлегеннән бер өзек тәкъдим итәбез.

Җир астындагы өндә яшәгән ди, булган ди һоббит. Юк-юк, бөтен ягыннан селәү койрыклары чыгып торган һәм күгәрек исе аңкыган шапшак, пычрак һәм дымлы өндә дә, утырырга урыны, ашарга ризыгы булмаган комлы коры өндә дә түгел. Юк, бу һоббит өне иде, ә һоббит өннәре пөхтә була.

Өнгә керәм дисәң, иң әүвәл төп-төгәл уртасына ялтырап торган бакыр тоткыч куелган, яшел буяу белән буялган, иллюминатор кебек түм-түгәрәк ишек аша узарга кирәк. Ишек эчкә таба ачыла, аны җир астыннан уза торган тимер юл туннеленә дә охшатып була, әмма ул төтенсез һәм корымсыз, бик пөхтә җыештырылган туннель бу: диварлары тышланган, идәненә плитә сугылган да, өстенә палас җәелгән, дивар буйларында ялтыратып куелган урындыклар тора, һәм кая карама, шунда пәлтәләр һәм эшләпәләр өчен элгечләр ясалган, чөнки һоббит кунаклар ярата иде. Туннель сузыла барган саен, тагын да эчкәрәк кереп китә, әмма фәлән миль ерак яшәгән халык та Калку дип йөрткән калкулыкның иң төбенә үк барып җитми иде. Туннельның ике ягыннан да ишекләр – бихисап түгәрәк ишекләр тора. Һоббит баскыч буйлап менү һәм төшүләрне өнәми: йокы, юынү бүлмәләре, чормалар, баз белән келәтләр (әллә ничә келәт), кием бүлмәләре (һоббит кием саклау өчен берничә бүлмә тота), аш-су бүлмәсе, ашханәләр – болар һәммәсе дә бер катта, алай гына да түгел, бер озын коридорда иделәр. Иң яхшы бүлмәләр сул якта иде, һәм бары аларда гына тәрәзәләр – бакчага һәм елгага таба төшә барган ерак болыннарга караган кечкенә генә түгәрәк тәрәзәләр – бар иде.

Безнең һоббит Бэггинс фамилияле шактый хәлле һоббит иде. Бэггинслар Калку тирәсендә инде беркем дә хәтерләми торган чорлардан бирле яши. Аларга үзләренә карата хөрмәтне байлыклары өчен генә яулап алмады. Бэггинслар беркайчан да, бернинди дә маҗараларга юлыкмадылар һәм көтелмәгән мәшәкатьләр белән беркайчан да шөгыльләнмәделәр: теге яки бу Бэггинсның бу яки башка нәрсәгә карата нәрсә әйтәсен сорап та тормыйча, алдан белеп була иде. Әмма без бер Бэггинсның шулай да маҗараларга юлыгуы һәм, үзе дә сизмәстән, һич көтелмәгән сүзләр сөйләве, һич көтелмәгән гамәлләр кылуы турында хикәят итәрбез. Әйе, бәлки, ул күршеләренең хөрмәтеннән колак каккандыр, ләкин алмашка ул... хәер, ахыр чиктә, нәрсәгә дә булса ирешкәнме, әллә инде юкмы – монысын үзегез күрерсез.

Безнең һоббитыбызның әнкәе... сүз уңаеннан, кем соң ул һоббит? Хуш, һоббитлар турында тәфсилләбрәк сөйләп китүем хәерле булыр, өстәвенә, безнең заманада алар сирәгәйде, калганнары да Биек Халыктан, ягъни, без, кешеләрдән, читтәрәк булырга тырыша. Алар үзләре кыска халык, буйлары безнең ярты буебызга җитәр-җитмәс, озын сакаллы гномнардан да кыскарак алар. Һоббитларның сакаллары юк.

Һоббит халкының бер тылсымы да юк, әмма көтелмәгән вакытта без, кешеләр кебек, мәгънәсез алып гәүдәләр килеп чыгып, фил кебек авыр атлап барганда, искиткеч җитез һәм тавыш-тынсыз югала алу сәләтен генә тылсымлы дип әйтә алабыздыр. Һоббитларның корсаклары үскән була, алар якты төсләргә, гадәттә, яшел һәм сарыга киенә; башмаклар кимиләр, чөнки табаннары тумыштан ук каты була, өстәвенә, аякларында көрән төстәге куе һәм җылы йон үсә, нәкъ башларында кебек инде. Ләкин баштагы чәчләре бөдрәләнә. Һоббитларның бармаклары карарак, озын һәм җитез, йөзләре бик ягымлы; көлгәндә алар тирән һәм йомшак итеп көләләр (бигрәк тә, төшке аштан соң, ә төшке ашлары аларның, әгәр барып чыкса, көнгә ике тапкыр була).

Хәзер сез инде җитәрлек дәрәҗәдә беләсез, бәс, дәвам итик. Әйткәнемчә, безнең һоббитның, ягъни Бильбо Бэггинсның, әнисе Елганың Аръягында, ягъни Калку итәге яныннан гына ага торган елганың теге ягында яшәгән һоббитлар башлыгы Карт Тукның өч атаклы кызының берсе, ягъни исеме риваятьләргә кереп калган Белладонна Тук иде. Борын-борын заманнарда Тукларның берсе эльф кызына өйләнгән дип сөйлиләр. Җүләр сүзләр, әлбәттә, тик шулай да, әле һаман да Тукларның барысында да һоббитларга бер дә хас булмаган нәрсәләр чалынып ала: вакыт-вакыт Туклар нәселенең берәр һоббиты маҗаралар артыннан чыгып китә. Ул әдәпле итеп югала да, гаиләсе аның югалуын ничек тә булса аңлата иде. Хуш, ни булса да булсын, әмма Туклар, Бэггинслардан баерак булсалар да, алар кебек үк хөрмәтле нәсел булмадылар.

Белладонна Тук Банго Бэггинс әфәндегә кияүгә чыккач, маҗаралар эзләп йөрде дип әйтеп булмый анысы. Банго, безнең хикәя каһарманының әтисе, хатыны өчен (һәм өлешчә аның акчасына да) күз явын алырлык һоббит өне төзеде, мондый затлы өн Калку астында да, Калку артында да, Елганың Аръягында да юк иде. Монда алар гомерләре өзелгәнче көн күрделәр. Шулай да, Белладоннаның бердәнбер улы Бильбо, холкы һәм кыяфәте белән әтисенең чын дәвамчысы булса да, Туклар нәселеннән кайчан да булса үзен күрсәтергә тиешле үзенчәлекне мирас итеп алган булса кирәк. Моның өчен тиешле очрак озак еллар дәвамында килеп чыга алмады, Бильбо Бэггинс, илле яшенә җитеп, инде зур һоббитка әйләнде; ул әтисе төзеп калдырган һәм мин бу хикәятнең башында җентекләп тасвирлаган гүзәл өндә, тыныч кына яши бирә иде.

Әмма бервакытны, дөньяда тавыш һәм шау-шу азрак, ә яшеллек күбрәк булып, күпсанлы һоббитлар бәхетле тормыш белән яшәгән гасырларда, иртәнге тын мизгелдә Бильбо Бэггинс, иртәнге ашыннан соң ишек төбендә басып, озын, хәтта йонлы аякларына кадәр (тарак белән җентекләп таралган аяклар!) җитә язган агач төрепкәсен тартып тора иде. Һәм нәкъ шул сәгатьтә аның яныннан Гэндальф үтеп бара иде.

Гэндальф! Әгәр дә сез аның турында мин ишеткәннәрнең һичьюгы чиреген булса да ишетсәгез, ә мин бит аның турында сөйләнгәннәрнең бик аз өлешен генә ишеттем, сез күз күрмәгән, колак ишетмәгән әлләнинди хикәяләргә дә әзер булыр идегез. Ул үзенең искитмәле киемнәрен киеп килгән һәр урында хикәя һәм маҗаралар үсеп чыга һәм тарала иде. Ул бу якларда инде күптәннән, дусты Карт Тук вафат булганнан бирле, булмады, һәм һоббитлар Гэндальфның кыяфәтен дә онытырга өлгерделәр. Мәшәкатьләре күп булгач, ул алар әле сабый һоббит булган чаклардан бирле монда килә алмады.

Шулай итеп, берни дә көтмәгән Бильбо бу иртәдә таякка таянган картны гына күрде. Картның башында үткен очлы биек зәңгәр эшләпә, өстендә озын соры чапан, муенында көмешсу шарф, аягында галәмәт зур кара итекләр. Аның әле тагын биленнән түбәнрәк төшкән озын ак сакалы да бар иде.

– Хәерле иртә! – диде Бильбо, иртәнең чыннан да хәерле булуын әйтергә теләп: көн матур, кояш балкый, ә үләннәр яшел иде. Әмма Гэндальф аңа куе кашлары астыннан үткен караш ташлады:

– Нәрсә дип әйтмәкче буласыз сез? – дип сорады ул. – Миңа хәерле иртә телисезме яисә инде бу иртә хәерле, һәм минем аның турында нәрсә уйлавым мөһим түгел димәкче буласызмы? Әллә инде бу иртәдә бөтенебез дә хәерле булырга тиеш дисезме?

– Тегесе дә, анысы да, өченчесе дә, – дип җавап кайтарды Бильбо. – Һәм тагын – мондый гүзәл иртәдә һавада төрепкә тартып алу бик шәп ул. Төрепкәгез булса, әйдәгез, утырыгыз, минем табакны тартып карагыз! Ашыгасы юк, көн озын!

Бильбо ишеге янында торган эскәмиягә утырды, аякларын бөкләде һәм матур соры төтен боҗрасын өреп җибәрде; боҗра өскә күтәрелде дә, Калку өстеннән еракка-еракка йөзеп китте.

– Бик күркәм! – диде Гэндальф. – Әмма минем боҗралар өреп утырырга вакытым юк. Мин хәзер оештырырга җыенган маҗараларыма катнашучы эзлим, әмма аны табу бер дә җиңел түгел.

– Әлбәттә, соң, безнең якларда инде! Без гади һәм тыныч халык, маҗараларны өнәмибез. Брр, алардан гел борчу һәм мәшәкатьләр генә килә. Әле тагын төшке ашыңа да соңга калуың бар! Аңламыйм, нәрсәсен кызык дип табалардыр шуларның, – диде безнең Бэггинс әфәнде һәм, баш бармагын арка каешы тасмасы астына куеп, тегесеннән дә матуррак боҗра өреп җибәрде. Аннан әрҗәдән иртәнге хатларны алды да, карт турында оныткандай булып кыланып, укый башлады. Ул бу картка ышанып булмас дигән фикергә килде һәм ул үз юлы белән китәр дип өметләнде. Әмма ул китү турында уйламый да иде, ахрысы. Ул, таягына таянып, бер сүз әйтмичә, һоббитка шулкадәр озак карап торганга, Бильбо кыенсынып та һәм хәтта ачуланып та куйды.

– Хәерле иртә сезгә! – диде ул ахыр чиктә. – Безгә монда маҗаралар кирәк түгел, рәхмәт! Калку артында яки Елганың Аръягында иптәшләр эзләп карагыз.

Ул әңгәмәгә нокта куярга кирәклеген әйтергә теләгән иде.

– “Хәерле иртә”не бигрәк күп нәрсә өчен кулланасыз сез, – диде Гэндальф. – Хәзер менә мине куар өчен әйттең.

– Нәрсә инде сез, хөрмәтле әфәндем! Гафу итегез... мин сезнең исемегезне белмим ахрысы...

– Беләсез, хөрмәтле әфәндем, ә мин беләм сезнекен, Бильбо Бэггинс әфәнде, сез дә минекен беләсез, гәрчә ул исемнең минеке икәнен хәтерләмәсәгез дә. Мин – Гэндальф, ә Гэндальф – ул мин! Уйлап кара инде, ә, нинди яшькә җиткәнмен: Белладонна Тукның улы мине “хәерле иртә” дип борып җибәрмәкче була, әйтерсең, мин өйдән-өйгә сәдәф сатып йөрим!

– Гэндальф! Йә Хода, Гэндальф! Карт Тукка үзен-үзе эләктерә, ә чишелгәндә, әмер бирсәң генә чишелә торган тылсымлы җәүһәр сәдәфләр бүләк иткән сәяхәтче тылсымчы үземе? Кичке мәҗлесләрдә аждаһалар һәм гоблиннар, алыплар һәм коткарылган хан кызлары һәм фәкыйрь тол хатыннарның бәхет белән дус угыллары турында искиткеч хикәяләр сөйләгән тылсымчымы?

Шаккатып туймаслык ут уеннары оештыручымы? Мин хәтерлим аларны! Карт Тук Җәй уртасы алдыннан фейерверк аттырырга ярата иде. Нинди гүзәллек! Алар галәмәт зур утлы лилияләр, арыслан авызлары, алтын яңгырлары кебек өскә күтәреләләр дә, кич буена эңгер-меңгерле күк йөзендә балкып торалар иде!

Мөгаен, игътибар иткәнсездер инде, Бэггинс никадәр кызыксыз итеп тасвирларга теләгән булса да, алай булдыра алмады, өстәвенә, ул чәчәкләргә дә бик мөкиббән иде.

– Йә Хода! – дип дәвам итте ул. – Сез күпме тыныч холыклы егет һәм кызларны маҗаралар эзләп әллә кайларга кузгалырга һәм юкка чыгарга этәргән Гэндальфмы? Әлләнинди маҗаралар – агач башларына менүдән алып, эльфларга кунакка йөрешүләргә кадәр! Ул кызлар-егетләр корабларга утырып, чит җирләргә дә киттеләр инде! Йә Хода, шулкадәр кызык... мин әйтәм, сез безнең якларның башын өскә китерә алгансыз икән ул чакта! Гафу итегез, мин һич тә сезне һаман ... эшлисез дип уйламаган идем.

– Тагын нәрсә белән шөгыльләним инде мин? – дип сорады тылсымчы. – Хәер, шулай да, минем турында нәрсә дә булса хәтерләвең күңелле. Һәрхәлдә, минем ут уеннарымны искә аласың икән. Димәк, син ул кадәр үк өметсез түгел. Шуңа күрә дә, бабаң һәм мескен Белладонна хакына мин сиңа сораганнарыңны бүләк итәм.

– Гафу итегез, мин сездән бернәрсә дә сорамадым бит!

– Юк, сорадыгыз. Һәм менә инде икенче тапкыр – гафу итүемне. Мин гафу итүемне бүләк итәм. Алай гына да түгел, мин сиңа тагын бүләк ясармын: сине маҗарамда катнашырга җибәрәм. Миңа бу мәзәк булыр, ә сиңа файдалы һәм, әгәр ахырына кадәр барып җитсәң, табышлы булып чыгар.

– Гафу! Минем барасы килми әле никтер, рәхмәт, башка вакытны карарбыз. Хәерле юл! Вакытыгыз булганда чәй эчәргә керегез! Әйтик, иртәгә? Иртәгә килегез! Сау булыгыз!

Бу сүзләрне әйткәч, һоббит борылды да, түгәрәк яшел ишекне тиз генә ачып, өненә керде һәм тиз-тиз ишеген япты, әмма, тупас булып күренмәс өчен, бик каты шапылдамаска тырышты, – тылсымчы тылсымчы инде, хөрмәт кирәк.

– Нәрсәгә дип чәйгә чакырдым инде мин аны? – дип сорады ул үз-үзеннән, келәтенә барышлый. Бильбо, дөресен әйткәндә, әле яңарак кына иртәнге ашын ашаган иде, әмма мондый дулкынландыргыч әңгәмәдән соң бер-ике кекс ашап кую һәм берәр нәрсә эчеп алуны начарга санамады.

Ә Гэндальф исә ишек артында озак кына торды һәм рәхәтләнеп көлде. Аннары якынрак килде дә, таягының очы белән матур яшел ишеккә ниндидер сәер тамга сызды. Аннары каядыр китте, ә бу вакытта Бильбо икенче кексын ашый-ашый маҗаралардан ничек оста котылып калуы турында уйлана иде.

Айдар Шәйхи тәрҗемәсе

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG