Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ашларының дөньяга җәелүе мөмкинме? Ике төрле караш


"Татар ашларын дөнья буйлап җәелдерүне Казаннан башлыйк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:29 0:00

Татар ашлары үзенчәлекле, аларны дөньяга җәелдерү өчен аш-су осталарының Русиягә, дөньяга танытуы җитми, ди Мәскәүдә эшләүче белгеч. Татарстанда рестораннар өчен җаваплы белгеч исә әле үсәсе бар, халыкара дәрәҗәгә чыгу әлегә мөмкин түгел дип саный. Шул ук вакытта, читтәге татарлар да, ресторан хуҗалары да үзләрендә татар милли ашларын күрергә тели.

Бу көннәрдә махсус ата-бабалар җирен күрер өчен Казанга Вашингтонда яшәүче татар активисты, Tatar DC оешмасының рәис урынбасары Мансур Гыйлметдинов килеп киткән иде. Казанның тарихи урыннарын күрүдән тыш, ул җирле ресторанга кереп, татар ашларын авыз итмичә китмәде инде, билгеле. Чөнки ул яшәгән җирдә, нинди генә милли ашлар пешерүче ресторан юк, японныкы да, һиндныкы да бар, кытай, төрек ашларын да адым саен пешерәләр, әмма татар ашларын берсе дә пешерми, аларны анда белүче дә юк. Әмма ни өчен татар чәкчәге француз кроасаннары, төрек пәхләвәсе кебек таныла алмый?

Татар милли татлы ашамлыклары
Татар милли татлы ашамлыклары

Америка татарының әлеге сәфәре белән бер үк вакытта Казанда, 26-28 октябрьдә ресторан һәм кунакханә өлкәсендә эшләүче белгечләр, идарәчеләрне, дөнья буйлап эшләүче шеф-пешерүчеләрне, заманча җиһазларны җитештерүчеләрне берләштергән HoReCa күргәзмәсе эшләде.

Азатлык хәбәрчесе анда барып белгечләр белән очрашып, Америка татары гына түгел, башкалар да күтәргән мәсьәләне куйды. Бәлкем татар ашлары дөнья стандартларына туры килмидер, бәлкем аш-су осталары Мишлен рестораннары шеф-пешекчеләре кебек әзерлекле түгелдер, бәлкем татар ашларын таныту җитмидер?

Бу сорауларны Мәскәүдә милли ашлар күргәзмәләрен оештыручы, рестораннар өлкәсен соңгы 10 елда җентекләп күзәтеп баручы белгеч Наринэ Багманянга бирдек.

"Татар ашлары үзенә бер төрле, алар бик тәмле, бәрән итеннән тыш, каз ите дә бик күп кулланыла икән. Бу минем өчен яңалык булды, чөнки каз итен әзерләү бик авыр, аны монда ничек пешерәләр икән, тәмләп карыйсым килә", дип сөйләп китте белгеч.

Русия рестораннары, җәмәгать туклану системы белгече Наринэ Багманян
Русия рестораннары, җәмәгать туклану системы белгече Наринэ Багманян

Аның фикеренчә, татар ашлары шактый төрле, үскән, дөнья буйлап җәелдерү өчен ниндидер үзенчелекле ашамлыклар сайлап алып була. Әмма, аларны дөньяга таныту өчен, беренче чиратта реклама җитми, ди Багманян.

"Аш-су пешекчеләренең Русия, дөнья дәрәҗәсендәге һөнәри ярышларда катнашуы, татар ашларын бөтен мөмкин булган җирдә күрсәтүе кирәк", ди ул.

2018 елда узачак Дөнья футбол беренчелеге кебек зур чаралар татар милли ашаларын таныту өчен менә дигән мөмкинлек булачак һәм аннан файдаланып калырга кирәк ди ул.

Мәскәүдә дистә ел бу өлкәдә эшләсә дә, татар ашлары турында ишеткәне булмаган аның. "Мәскәүдә порулярык казанган, заманча һәм югары профессиональ дәрәҗәдә яшләүче рестораннарны, пешерүчеләрнең бөтенесен диярлек беләм. Әмма татар ашларын тәкъдим итүче һәм телгә алырлык бер генә урынны да, бер генә пешерүче турында да ишеткәнем юк. Аларны күргәзмә, бәйгеләрдә дә очратканым юк. Мәскәүдә татар ашлары бөтенләй юк дигән тэәсир туа. Бу минем өчен гаҗәп хәл. Мәскәү татарлары өчен булса да, бер яхшы ресторан ачырга була иде, алардан соң, бәлкем, башка милләтләр дә барып, ашап карар иде. Чыгышы белән татар булган пешерүчеләрне дә шактый беләм, әмма аларның берсе дә үз милли ашларын пешерми, мәсәлән Ренат Әгъзәмов исемле бик мәшһүр шеф-пешекче бар. Алар үз милли тамырларын барлап, татар аш-суларын искә төшереп, үзләре эшләгән рестораннарга кертсен иде", ди ул.

Белгеч фикеренчә, мода да бик зур тәэсир ясый. Бер заман суши модага керде, аннан соң барысы да италян ашларын әзерли башлады, хәзер мондада - бюргелар. Татар ашларына мода тудыру өчен, һичшиксез, дәүләт ярдәме, зур чараралар күрү кирәк, ди белгеч.

"Татар ашларын җәелдерүне Казаннан башлыйк"

Татар рестораннары юк һәм пешерүчеләре һөнәри бәйгеләрдә милли-ашларны танытмый дигән гаепләү белән Татарстандагы белгеч килешмәде.

Ринат Җәлетдинов
Ринат Җәлетдинов

Казан һәм Татарстандагы ресторан, кунакханә җитәкчеләре берләшмәсенең баш җитәкчесе, үзе дә гомер буе рестораннарда эшләгән Ринат Җәлетдинов Казаннан читтә аш-су урыннары да, әзерлекле белгечләребез дә гел бәйгеләрдә татар ашларын танытып йөри ди. "Мәскәүдә дә, Петербурда да татар милли аш-суларын тәкъдим итүче рестораннар бар, бәлкем алар чыннан да бик зур популярлык казанып өлгермәгәндер", дип аңлатты ул.

"Безнең белгечләр һөнәри ярышларда да еш катнаша. "Үткән ел һәм аннан алдагы елда, PIR Бөтенрусия һөнәри күргәзмәсе кысаларында үткән пешерүчеләр ярышында, Татарстан вәкилләре камыр әйберләре төрендә беренче урыннар алган иде", дип сөйләде Җәлетдинов.

Татар халык ашлары бәйгесе халыкара дәрәҗәдә үтәчәк

Рестораннар һәм кунакханә белгечләре берләшмәсе киләсе елга югалып барган татар ашларын туплаучы, төрле якларга хас пешерү ысулларын җыеп баручы атаклы пешерүче Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап зур бәйге үткәрергә җыена. Анда оештыручылар төрле илләрдән аш-су осталарын чакырып аларны татар ашлары әзерләүдә ярыштырмакчылар.

"Милли ашлар белән Казан да танылу алыр, килер бер көн, Казанга халыкара ярышлар карар өчен генә түгел, татар ашларын тәмләр өчен дә килә башларлар...", дип хыялларга бирелеп алды Ринат Җәлетдинов.

"Татар утары" ресторанында кыстыбый
"Татар утары" ресторанында кыстыбый

Әмма әлегә, аның фикеренчә, җирле рестораннарны милли ашларны пешерергә өйрәтергә, үз менюларына татар ашларын керттерергә, татар ашларын Казан эчендә җәелдерергә кирәк. Бу юлны үтмичә, татар ашларын дөнья дәрәҗәсендә таныту мөмкин түгел, ди ул. Әле күптән түгел генә Җәлетдинов, үткән елга йомгак ясаганда, "Казан рестораннарында популярлык ягыннан бюргерлар беренче урынга чыкты", дип белдергән иде. Аларны бөтен аш-су әзерләүчеләр үз менюларына керткән икән.

Казанда хәзер француз, итальян, грузин ашлары, япон, тайланд, үзбәк рестораннары бик популяр. 28 октябрьдә Казан халкы аеруча яратып йөрүче, белгечләр югары бәя куйган рестораннарны бүләкләделәр. Tatarstan Тop restaurants Awards - 2016, ягъни быел Татарстанның иң яхшы рестораннар бәйгесенә чыккан 30лап кафе, чәй, кофе йортлары, рестораннар арасында татар ашларына өстенлек бирүче 2 генә урын бар. Тагын берничәсендә - менюларында татар ашлары бар, ә калганында - Европа ашларын гына әзерлиләр.

Шул ук вакытта Җәлетдинов, чит илләрдә татар рестораннарын ачуга да берләшмә теләкләшлек, белгечләр, концепция ягыннан ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтә. Аның әйтүченчә, аларга Русия төбәкләреннән мөрәҗәгать итүчеләр булган, әмма чит илләрдән "әйдә ресторан ачыйк әле" дигән тәкъдим белән килүчеләр әлегә юк!

Чит илләрдә татар ашларын кирәксенүчеләр бар

Вашингтонда яшәүче Мансур Гыйлметдинов һәм башка татарлар куйган сорауга җавап эзләп, Азатлык менә шундый җаваплар туплады. Мансур әфәнде үзе Америкада татар ашларын өйендә яки татар чараларында ашый ала. Аның уңган-булган тормыш иптәше Алсу пәрәмәч, өчпомакларны, итле ризыкларын бик тәмләп әзерли. Аларның 4 баласы да Америка җирендә яшәп, татар тәрбиясен алып, өчпочмак белән пәрәмәчләр ашап үсә. Әмма татар ашлары рестораны булса, һичшиксез бу зур, кунакчыл гаилә дә, башка татарлар да, башка халыклар да йөрерләр иде, дип саный Гыйлметдинов.

Вашингтонда татарлар шактый күп, аларның Tatar DС дигән татар оешмасы эшләп килә, ел саен алар зурлап Сабануй әзерли, анда күрше штатлардан да берничә буын татарлар, аларның башка милләтләрдән булган дуслары җыела. Ягъни татар ашларын яратучылар, аларның кадерен белүчеләр, аларны "татар илчеләре" буларак дөньяга танычылуар бар.

Вашингтон татарлары Америка шартларында ничек татар булып кала?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00

XS
SM
MD
LG