Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:30

"Татарча диктант"ны телне күптән түгел өйрәнә башлаучылар да язды


29 октябрь Русиядә "Татарча диктант" узды. Төрле яшьтәге кешеләр татарча диктант язуда үз көчен сынап карады.

Кайберәүләр бу чарада катнашыр өчен Казанга республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килде. Оештыручылар - Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Каюм Насыйри институты фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан яшьләр һәм спорт министрлыгы.

Оештыручылар сүзләренчә диктант язуда катнашырга бер меңләп кеше теркәлгән. Казан белән бер вакытта Уфа, Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Төмән, Ижау, Павлодар (Казакъстан), Бишкәк (Кыргызстан) да кушылды.

Катнашучылар диктант язар алдыннан алар белән скайп аша видеоэлемтәгә кереп бер-беренә уңышлар теләде.

Укытучы ролен әлеге чарада Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкарды. Диктант тексты Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек иде.

Мәктәпләрдә үткәрелгән диктантлардан аермалы, Җиһанша “укучылар”га максималь рәвештә булышырга теләп, авыр күренгән кайбер сүзләрне иҗекләп тә әйтте. Диктантта катнашучылар әйтүенчә, текст бик авыр булмаган, эчтәлеге дә күңелгә хуш килгән.

Уфада диктантка укучылар, әти-әниләр, активистлар да кушылды

Уфада Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетына диктант язырга йөздән артык кеше җыелды. Күпчелекне студентлар тәшкил итте.

Уфада татарча диктант

Уфада татарча диктант

Чарада шулай ук әлеге уку йортының татар кафедрасы галимнәре, Уфа мәктәпләре укучылары һәм аларның ата-аналары, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә күренде. Алар арасында 84нче санлы татар гимназиясе мөдире Равил Идрисов, “Берлек” милли-мәдәни оешмасы җитәкчеләре Нәфисә Акчурина һәм Зәлия Ахунова, татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасының идарә әгъзасы Флүсә Назаргулова һәм башка әгъзаларын да күрергә була иде.

Диктантны Башкортстанның атказанган укытучысы Ләйсән Насыйрова яздырды.

Ләйсән Насыйрова

Ләйсән Насыйрова

Башта кайбер авыр сүзләрнең язылышын аңлаттылар. Аны тактада әлеге чараны Уфада оештыручы, Бөтендөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы, татар якшәмбе мәктәбе мөдире Эльвира Гыйльфанова күрсәтте.

Аннан соң диктант яздылар. Ул бик оешкан төстә үтте. Чарада катнашучылар дикъкать белән тыңлап, бик ихластан үзләренең хатасыз язу осталыгыннан имтихан тотты.

Халидә Галимова

Халидә Галимова

Чарадан соң Башкортстан педагогия университетының филологик белем һәм мәдәниара коммуникацияләр институты җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты, үзе дә диктант язган Халидә Галимова җыелучыларга рәхмәт белдерде. “Русиядә урысча тоталь диктант язу чарасы узуын беләсез. Безнең уку йортында шулай ук инглиз, алман, француз һәм поляк телләрендә дә диктант яздылар. Ниһаять, татарча диктант язу да оештырылды. Бу беренче чараның нәкъ безнең уку йортында узуы белән горурланабыз. Ял көне булуга карамастан, чарага килүегез өчен рәхмәт белдерәм. Алдагы елда без тагын да бер зур аудиторияне бирәчәкбез, ягъни чара ике урында оештырылачак. Мин татар теленә тартылучылар елдан-ел күбәер дип өметләнәм. Үзем дә татар телендә беренче тапкыр диктант яздым”, диде Галимова.

Мәскәүдә диктантны иллеләп кеше язды

Мәскәүдә бу чараны Мәдәни үзәктә Мәскәү татар яшьләре оешмасы уздырды. Алардан тыш чараны 1186нче мәктәп каршындагы Каюм Насыйри институның белем үзәге дә уздырган.

Мәдәни үзәктәге чарага байтак кына яшьләр килгән иде. Оештыручылар ”Урыннар җитәрлек, мәктәптәге шикелле бер-берегезгә комачау итмәс өчен һәр кеше аерым парта артына утыра ала”, диде.

Мәскәүдә диктант язучылар

Мәскәүдә диктант язучылар

Һәр кешегә махсус саннар куелган кәгазь битләре таратылды. Диктант язу чарасында катнашкан Мәскәүдә нәшрият тотучы Илфат Әминов берәрсе каләмсез килсә дип, үзе белән бер кочак каләм алып килгән булса да, каләм сорап мөрәҗәгатъ итүче булмаган, һәркем анысын үзе белән алып килгән.

Бу чараны Мәскәүдә оештыручылар, алып баручылар Римма Гомәрова белән Азат Галләмшин башта телефон аша Казан белән элемтәгә керде. Аннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз фатихасын бирде.

Казаннан шундый ул фатиханы Мәскәүнең 1186нче мәктәбендә диктант язучылар да алган. Алар туры эфир күпере аша Казанда федераль университеты, Петербур, Иҗау һәм башка шәһәрләрдә диктант язучылар белән хәбәрләшә алган.

Биредә диктантны язучы, “Татар дөньясы” газетасы баш мөхәрире Ринат Мөхәмәдиев алып барды. Ул бирелгән тема конвертын ачып: “Бүген сез Әмирхан Еникинең “Җиз кыңгырау” әсәреннән өзек язачаксыз”, дип аны кычкырып укып чыкты һәм болай диде: “Монда бер кеше дә матди байлык эзләп килмәгән. Диктант язу гына, бәлки, күп итеп рухи байлык та бирми торгандыр. Ләкин менә яшьләрнең милли башлангычында катнашу, үз-үзеңне сынап карау бу бик зур эш. Барыгызга да килүегез өчен рәхмәт”, диде.

Ринат Мөхәмәдиев

Ринат Мөхәмәдиев

“Биредә барыгыз да милли мәктәп бетергән кешеләрме?”, дигән сорауга күпчелек “юк” дип җавап бирде. "Алай булгач", - дип сүзен дәвам итте Ринат Мөхәмәдиев, - "бер-ике сүз белән шуны әйтәсе килә: Кеше үзенең милли мәдәниятен, милли традицияләрен, милли телен саклый ала дигән фикердә мин. Хәзер кайберәүләр нәрсәгә ул татарча язу, уку дип тә акыл сата башлыйлар. Акча булса, эшең барса, барысы да җайлана, дип фикер йөртәләр, үзләрен тулы хокуклы милләт вәкиле дип саныйлар. Гомергә шулай булган - милләтне саклаучы, иң беренче ул - ана теле. Дәрдмәнд әйтмешли “сөт кала ватан китә”. Совет вакытында шушы шигырьне бастырмыйлар иде. Сөт түгел, ватан беренче дип әйтәләр иде. Ватан үзгәреп тора, без Советлар Союзында яши идек. Хәзер Русия федерациясендә яшибез. Кая ул ватан? Ул киткән. Ә ана сөте белән тәрбияләнгән туган телебез калган. Туган телебез, үзебезнең милли традицияләребез әле дә булса саклана, ә ватан инде юк. Кайчагында татар халкының яшәтә торган әйбере – дин, дип тә әйтәләр. Без Ислам диненә кадәр дә яшәгән халык. Борын-борыннан килгән байлыгыбыз ул безнең ана телебез, моны онытмаска кирәк. Кулыбыздан килгәнчә киләчәктә дә шушы фикерләрне үзегезчә дәвам итеп, яшь буыннарга тапшырып яшәсәгез иде. Милләт үсеше, тел үсеше аның гомере өчен зур өлеш кертерсез дип ышанам”, диде Мөхәмәдиев.

Ул, шулай ук, кыскача гына, диктант тексты авторы булган әдип Әмирхан Еники турында да аңлатмалар бирде.

“Мин аның белән озак еллар дус булып, бер мөхиттә яшәгән кеше. Татар телен пропагандалауда мамыкларына кадәр тоя белгән язучы буларак ул аерылып тора иде. Аның хикәяләрен әсәрләрен укырга тырышыгыз . Мөмкин булса, татар телендә укырга тырышыгыз, тәрҗемәдә түгел. Ул татар телен бөтен нечкәлеге белән белгән, язган әдип. Без туган телебезне саклыйбыз дип берничә җөмлә белән чиклибез. Әмирхан Еники татар телен дөньяда иң бай тел дип санаган шәхес. Ул чынлап та шулай. Төркиядә, Азәрбайҗанда, Казакъстанда булсын, язучылардан күп тапкырлар төрки телләр арасында татар теле иң бай телләрнең берсе дип ишеткәнем бар. Татар теле әдәби тел булып формалашкан иң борынгы телләрнең берсе. Шуңа күрә ана телебезне сакларга тиешбез”, диде Ринат әфәнде.

Мәскәүдә татарча диктант

Мәскәүдә татарча диктант

Мәскәүдә ике урында узган татарча диктант язу чарасында барлыгы 50ләп кеше катнашкан.

Язган эшләрне күренекле тел белгечләре, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Нәтиҗәләрне ике атнадан соң һәрбер катнашучының махсус номеры аша diktant.tatar сайтына кереп белеп булачак. “5”гә язганнарны “Диктантны “5”гә яздым” дигән сертификат көтә, ә диктантны түбән билгегә тапшырганнарга “Катнашучы” сертификаты биреләчәк.

Төмәндә дә диктантка үз теләкләре белән килделәр

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенә татарча диктант язарга 40лап кеше җыелды. Үзәкнең концерт залы бу көнне мәктәпнең сыйныф бүлмәсенә ошап калган иде. Өстәлләр артына төрле яшьтәге "укучылар" утырды.

Сәет Тузмөхәммәтов белән Ләйсән Хисмәтуллина

Сәет Тузмөхәммәтов белән Ләйсән Хисмәтуллина

Өлкәдә чараны оештыручы Татар яшьләре бердәмлеге җитәкчесе Сәет Тузмөхәммәтов "Татарча диктант" проекты белән таныштырып, аңлатып китте. Диктантны Төмән дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган, хәзер "Яңа сулыш", "Себер йолдызлары" телетапшыруларын алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина укыды. Ул авыр сүзләргә аңлатма биреп, искәрмә рәвешендә, тактага бер-ике сүзне язып та куйды.

Диктан язучылар арасында татар телен яхшы белгәннәр дә, оныта төшкәннәр дә бар иде. Әмма алар барсы да бу чараны хуплый һәм үз теләкләре белән килгән.

Диктант язган "укучылар"

Диктант язган "укучылар"

"Минем өчен диктант язу бик авыр булды. Үзем Башкортстанда 6-7 ел элек башкорт телен укыган булсам да, соңгы 5 елда гел рус телендә генә аралашу сәбәпле, күпне онытканмын. Берникадәр үткәннәрне кабатлап, кагыйдәләрне искә төшереп килдем бүген. Яшьләр татар телен үстерүдә актив катнашырга тиешләр, телебезне онытырга кирәкми безгә. Бу чараның оештырылуын хуплыйм", дип сөйләде соңыннан Роберт Хисмәтуллин.

Татар хәрәкәтендә актив катнашучы, кул эшләрен милли төсмерләр белән иҗат итүче Римма Вәлеева мәктәптә татар телен укымаган, тик гаиләдә алар туган телләрендә генә сөйләшәләр, әби-бабасына еш кунакка бару да телне яхшырак өйрәнергә ярдәм иткән. Аның өчен иң авыры тыныш билгеләре булган.

"Текстны махсус алдан укымадым, белгәннәремне тикшереп карарга булдым. Бүген кайсы юнәлештә белемем җитмәгәнен билгеләдем. Үсү өчен чикләр юк. Телсез милләтне күз алдына китерә алмаган кебек, үз телемне югары дәрәҗәдә өйрәнергә омтылам", диде Римма.

Төмәннәр диктан язучы калаларга сәлам юллый

Төмәннәр диктан язучы калаларга сәлам юллый

Индира Уразумбетова 9нчы сыйныфка кадәр татар теле һәм әдәбиятын яхшы билгеләргә укып, олимпиадаларда катнашкан кыз. "Соңгы елларда аерым шөгыльләнмәгәнгә, оныта төшкәнмен. Алай да бүген Әмирхан Еникиның бер хикәясен укып чыктым, язу рәвешен искә төшердем. Мин аның әсәрләрен бик яратып укый идем. Ул туган телебезне шулкадәр матур, аңлаешлы итеп, бизәп бирә белә. Бүген шулкадәр күп кеше килгәнлегенә шатландым. Барыбыз да рус телендә генә сөйләшсәк, гореф-гадәтләребезне сакламасак, киләчәгебезнең ничек начар булганлыгын күз алдына да китерә алмыйм", диде ул.

Төмән өлкәсендә татар концертларын оештыручы һәм "Мирас" фонды җитәкчесе Фәрит Хәкимов гаиләсе белән килгән иде. Өлкәдә кытучылар белемен күтәрү институты доценты Рафаэль Гадиев та әлеге чараның бик урынлы үткәрелүен, туган телне популярлаштыру кирәклегенә, диктантның тексты да аңлаешлы, җиңел булуына басым ясады. Өлкәнрәкләр татарча язарга теләүче яшьләр булуга да шатландылар. Ә инде каян белеп килдегез, дигәнгә, яшьрәкләр бу хәбәр белән социаль челтәрләрдә танышсалар, олыраклар "Яңарыш" өлкә татар газетын укып, "Яңа сулыш" телетапшыруында ишетүләрен әйттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG