Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Хокук яклаучылар Хәлебтә 40лап тыныч кешенең һәлак булуын белдерә


Сүриянең Хәлеб шәһәрендә кораллы оппозиция хөкүмәт гаскәрләренә һөҗүм иткәндә 40лап тыныч кеше һәлак булган.

Сүриянең Хәлеб шәһәрендә кораллы оппозиция хөкүмәт гаскәрләренә һөҗүм иткәндә 40лап тыныч кеше һәлак булган, кимендә 250 кеше яраланган. Бу хакта Сүриядәге вазгыятьне күзәтүче хокук яклаучылар белдерә.

Элгәре шимбә Сүрия президенты Бәшәр Асад тарафдарлары оппозицияне химик корал куллануда гаепләгән иде. Кораллы сугышчылар бу хәлне кире какты.

Сүрия оппозициясе Хәлебкә һөҗүмен 28 октябрь башлады. Оппозиция шәһәрнең көнчыгыш өлешендә хөкүмәт гаскәрләре камалышын өзәргә омтыла. Шәһәр икегә бүленгән. Бер өлешендә - оппозиция, икенче өлешендә - хөкүмәт гаскәрләре. Хөкүмәт гаскәрләре Русия һава көчләре ярдәме белән оппозиция контролендәге өлешне бомбалый.

XS
SM
MD
LG