Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:11

Илдар Дадин колониядә кыйналуы һәм җәзалануы турында белдерә


Илдар Дадин

Илдар Дадин

Штраф изоляторына күчерелгәч Дадинны ачлык игълан иткән иде. Адвокаты фикеренчә, ач торудан баш тартсын өчен аны җәзалый башлаганнар.

"Җәмәгать чараларын үткәрү тәртибен бозу" маддәсе нигезендә гаепләнеп өч ел колониягә хөкем ителгән оппозиция активисты Илдар Дадин колониядә кыйналуы һәм җәзалануы турында зарланган. Бу хакта “Ачык Русия” сайтына адвокат Алексей Липцер белдергән.

Октябрь урталарында Илдар Дадин кырыс шартларга күчерелеп штраф изоляторына (ШИЗО) урнаштырылган иде. Моңа каршы Дадин ачлык игълан итте.

Адвокат сүзләренчә, аннан соң Дадинны кыйнаганнар һәм кулларына богау салып богаудан түшәмдә элеп куйганнар. “Ач торудан баш тартсын һәм үз-үзен тотышын яхшыртсын өчен шундый кырыс шартлар тудырганнар”, ди Липцер.

Адвокат Дадинның бу хакта аңа сөйләргә куркуы, ә бары тик кәгазьгә язып бирүе турында да әйтә. Дадин зарланса, колония җитәкчесе “койма артына күмеп куям” дип янаган.

Узган елның декабрендә Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Дадинны урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләп төрмәгә хөкем итте. Ул бертуган Навальныйларны һәм "Болотная эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап чыккан иде. Соңрак аның хөкем җәзасы ике ел ярымга үзгәртелде.

Дадин үзе гаебен танымады, "конституциядә каралган хокукларын тормышка ашырган" өчен хөкем ителгәнен белдерде.

Amnesty International оешмасы Дадинга чыгарылган карарны “әхлаксыз” дип атады.

XS
SM
MD
LG