Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

Казан паркларын төзекләндерүгә биш елда ике млрд сум тотылган


Яңартылган паркларда татар теленә урын юк

Яңартылган паркларда татар теленә урын юк

Яңартылган, ләкин икетеллелек санга сугылмаган паркларга 2016 елда 560,8 млн сум акча киткән. Ә биш ел эчендә төрле чыганаклардан 2 млрд сумлап акча бүленгән.

Казанда 2016 елда парк һәм скверларны төзекләндерүгә 560,8 млн сум акча тотылган. Аның 304,5 млн сумы – республика һәм шәһәр бюджетыннан алынган, 256,3 млн сумын иганәчеләр биргән диелә Казан мэриясы сайтында.

2016 елда “Крылья Советов”, “Черек күл” һәм Урицкий исемендәге парклар, Аксенов бакчасы, Парин урамындагы бульвар, Галимҗанов исемендәге һәм Ульянов-Ленин–Петербур урамнары кисешендәге скверда төзекләндерү эшләре барган. Декабрь уртасына кадәр Лядской бакчасын һәм Горки-Әмәт урман паркын яңарту планлаштырыла.

Гомумән, соңгы биш ел эчендә Казанда парклар һәм скверлар саны 137гә җиткән, ә яшел зоналар мәйданы 242 гектардан 354 гектарга кадәр арткан.

Паркларны төзекләндерүгә биш ел эчендә төрле чыганаклардан 2 млрд сумнан артык акча бүленгән. Аларның 1,2 млрд сумы – социаль җаваплы оешма һәм ширкәтләр акчасы диелә хәбәрдә.

Парклар һәм бакчалар програмы белән Казанда һәм Татарстанда күпләгән яшел зоналар яңартылды һәм яңалары ачылса да, аларда татар теленә урын булмады диярлек. Яңартылган паркларда икетеллелек өлешчә генә сакланган.

Татарстан хөкүмәте акчасына төзекләндерелгән Балык Бистәсендәге Чулман яры буенда да татар теле исәпкә алынмады.

Чулман яры буена Балык Бистәсе районы гербындагы чөгә (стерлядь) балыгы сурәтләнгән һәйкәлдә "Рыбная Слобода" дип кенә язылган. Район җитәкчелеге “татарчасына урын булмады” дип аңлата.

XS
SM
MD
LG